«Дуслар очрашуы»нда
Җомга көнне РМЙ-да узган "Дуслар очрашуы" бәйрәмендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә иминлек, ярату, ихтирам хисе теләде. Бәйрәмгә чакырылган яңачишмәлеләр Вячеслав Михайловичны алкышлап каршыладылар, бу хөрмәт җирле власть тарафыннан үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен булды. Районда "Кулай мохит" Программасы буенча эш алып барыла, ул...
Җомга көнне РМЙ-да узган "Дуслар очрашуы" бәйрәмендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә иминлек, ярату, ихтирам хисе теләде.
Бәйрәмгә чакырылган яңачишмәлеләр Вячеслав Михайловичны алкышлап каршыладылар, бу хөрмәт җирле власть тарафыннан үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен булды. Районда "Кулай мохит" Программасы буенча эш алып барыла, ул эштә яки бәхетсезлек очрагына тарып сәламәтлекләрен югалткан кешеләр һәм балачактан инвалид булганнарның тормыш шартларын җиңеләйтүне күздә тота. В.М. Козлов үзенең мөрәҗәгатендә һәммәсенә күңел күтәренкелеге, әйбәт кәеф теләде.
Артистлар чыгышы да кәефләрне күтәрүгә бер сәбәп булды. Күпләрнең күңеленә Илназ Шәйхетдинов башкарган җырлар хуш килде, аның тавышына сокланып: "Аңа Мәскәүдә чыгыш ясарга кирәк" диючегә: "Сез нәрсә, Нина түтәй, бөтенесен Мәскәүгә озатсаң, безгә кем җырлар?" - диделәр. "Дөрестән дә", - дип хуплап та алдылар. "Селяночка" һәм "Архангельская краса" ансамбльләре чыгышын - такмаклар, лирик урыс җырларын үз иттеләр. Сәхнәдә рус һәм татар биюләре башкарган Александр Морозов (рәсемдә) күпләрне таң калдырды. Чараны алып баручы Гөлназ Насыйрова белән Илназ Шәйхетдинов бик матур сүзләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар.
Чакырылган кунакларга Яңа Чишмә АҖ-нән азык-төлек пакетлары тапшырылды. Бәйрәмгә килә алмаучыларга аны өйләренә илтеп бирделәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев