Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Дәвалауга мохтаҗларга - 300 мең сум

Район җитәкчелегенең "Татнефть" ПАҖ-нә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне дәвалауга хәйрия ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүенә "Татнефть" ПАҖ киңәшчесе Шәфәгат Тәхаутдинов җавап кайтарды.

Ш.Ф. Тәхаутдиновның шәхси финанс ярдәме белән (300 мең сум күләмендә)безнең районнан 13 кеше кыйммәтле дәвалануга һәм түләүле медицина хезмәтләренә матди ярдәм алачак.
Районның Хәйриячелек фонды каршындагы район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендәге комиссия шушы акчаларны кемнәргә бүлеп бирү мәсьәләсен карады. Кыен хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Шәфәгат Тәхаутдиновның хәйрия эшчәнлеге башка иганәчеләргә дә үрнәк булып тора.
Хәйрия ярдәме алучылар аларга матди ярдәм күрсәтүдә күрсәткән тырышлыклары өчен район башлыгы Вячеслав Козловка һәм инвалидларның проблемаларына битараф булмаган өчен Шәфәгат Тәхаутдиновка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
"Сезнең изгелегегез үзегезгә йөзе белән кайтсын. Сезгә исәнлек-саулык, тормышыгызга һәм эш-гамәлләрегездә уңышлар юлдаш булсын", - диелә матди ярдәм алучыларның рәхмәт сүзләрендә.
Матди ярдәм алучылар арасында өч инвалид бала да бар, аларга 94 мең сум акча бүлеп биреләчәк, калган 206 мең сум акча күзгә операция ясатуга, онкологик авыруларга кыйммәтле дарулар сатып алуга һ.б. тотылачак (җибәреләчәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев