Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Елмаюдан дөнья яктыра“

Үзалдына елмаеп кую да бик мөһим нәрсә. Көзге янына килегез дә, елмаегыз. Бик үк килеп чыкмаса да, һичшиксез, моны эшләгез. Көннән-көн сез кәефегезнең яхшыруын, көчегезнең артуын, эшегезнең яхшыруын, тирә-юньдәге кешеләрнең уңай мөнәсәбәттә булуын күбрәк тоярсыз.

Ә боларны күрер өчен бары тик үзеңә һәм бар дөньяга елмаю гына кирәк. Елмаю турында көн дәвамында искә алыгыз.
"Әйдәгез, яхшы кәеф белән уртаклашыйк!"- дидек без Картлар йортында яшәүчеләргә һәм күргәзмәдә катнашырга чакырдык. Фотокүргәзмә авторы - Картлар йортында яшәүче, коляскада йөрүче инвалид Валерий Сабянин. "Аңа карап елмаегыз һәм үзегезнең рәсемегезне күргәзмәдә күрерсез!" - дидек без Картлар йортында яшәүчеләргә.
Валера - яшь кеше, компьютерны да яхшы белә. Бүгенгесе көндә компьютер - инвалид өчен тышкы дөньяга тәрәзә ул. Аның телефоны да, планшеты һәм компьютеры да бар. Монда яшәүчеләргә һәм, хәтта, хезмәткәрләргә дә, телефон яисә телевизор белән проблема була калса, ул ярдәм итә. Интернет аша ул аралаша, бәйрәмнәрне, концертларны күзәтә, фотографияләрне эшкәртә, законнарны укый, ә хезмәткәрләр белән whatsАp.p аша аралаша белә.
Валера бер ай буена үзенең күргәзмәсендә катнашырга теләүчеләрне фотога төшерде. Аннан соң ул бу фотоларны эшкәртте, төрле рамкаларга урнаштырды, бик матур коллекция килеп чыкты. Без аларны стенага элеп куйдык. Валера, синең бу эшең бик шәп килеп чыкты! Чыннан да, өйдә җылырак һәм яктырак булып китте, нәкъ җырдагыча!
Гүзәл Мостафина,
Картлар йорты белгече.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев