Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Хәрәкәттә бәрәкәт

19 сентябрьдә Петропавел Бистәсендә яшәүче Степанова Анна Дмитриевнага 90 яшь тулды. Юбилярны шушы мөһим вакыйга уңаеннан җыелган туганнары, авылдашлары, район җитәкчелегеннән вәкилләр, хәтта Рәсәй Президенты үзе дә котлады.

Туксан яшен тутырган Анна Дмитриевна бүген дә көләч йөзле, көр күңелле кеше, кунакларга сөенеп, һәрберсенең теләкләрен игътибар белән тыңлап, үзенә күрсәткән шушы хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
-Бу хөрмәт синең тормышың, башкарган авыр хезмәтең, җиңүең, биш бала анасы, әби, дәү әни булганың һәм дөньяда яшәгәнең өчен, - диделәр аның сүзенә җавап итеп завуч-оештыручы Светлана Кирюшова белән килгән мәктәп укучылары. Алар аңа чәчәк бәйләме бүләк итеп, үткән тормыш юлы турында сораштылар. Әбинең тормышы исә җиңелләрдән булмаган. Әтисе үлеп яшьли ятим калган, сугыш башлангач өч яшькә олы абыйсы Василийны да югалткан. Сугыш барган елларда да, ул беткәч тә алны-ялны белми эшләргә туры килгән аңа. Күп еллар тракторчы булып эшләгән, кышларын МТС ка (анда тракторлар ремонтлыйлар) чабата киеп һәр көн җәяүләп йөргән. Туңган- өшегән-чыланган аякларын җылытыр урын да булмаган. Яшьрәк чагында тиф белән дә чирләгән, тик савыгып аякка баскан.
-Миңа озын гомер насыйп булгандыр. Әни ягыннан бар да озын гомерлеләр, - дип сөйли Анна Дмитриевна. - Тутам 101 яшькә, туганнан туган апам 98 гә җитте, әле тагын мисаллар шактый. Сез дә озак яшәгез, әнә Украинада бер гаепсез кешеләрне үтерәләр. Мин һәр көн иртән яңалыклар карыйм, анда тынычлык урнашканлыгын ишетәсем килә.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая да Анна Дмитриевнаны котлап, бүләк тапшырды, юбилярга озын гомер теләп һаман шулай яшьләргә үрнәк булып калуын теләде. Аня әби әле дә тик ятмый. Үзе белән яшәүче кызы Надежда сүзләренә караганда, ул гел хәрәкәттә: әле кош-корт ашата, әле бакчада чүп үләне утый ди. Халык әйтсә хак әйтә, чынлап та хәрәкәттә-бәрәкәт.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев