Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Иң изге бәйрәм

24 ноябрьдә Шахмай авылы мәдәният йортында «Әни – изге исем» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды, дип хәбәр итте редакциягә Шахмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Абдуллина.


- Концертта әниләргә багышланган җырлар «Рәйхан» төркеме, «Апа-сеңел» дуэты (Илүсә Гыйльметдинова – Ләйсән Харрасова), Наилә Баһаутдиновалар башкаруында яңгырады. «Василек» театр түгәрәгенә йөрүче балалар катнашында «Өч кыз» әкияте сәхнәләштерелде. Дилә Минабетдинова «Морячка», «Зажигай» биюләрен бүләк итте, «Спаркс» бию төркеме «Фәрештәләр», сәнгать  җитәкчесе В.Гатауллина  башкорт, Гүзәл Әхмәтҗанова татар халык  биюләрен башкардылар. Концерт барышында Шахмай авылында яшәүче Роза Зыятдинова барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады. Концерт күңелдә җылы хисләр калдырды. Әниләр бәйрәм концертында катнашучы үзләренең якыннары, оныклары  өчен чын  күңелдән куанып  утырдылар. 
Мәдәният йорты фойесында бәйрәм кунаклары өчен «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев