Җиңү көне – бөтен  халык бәйрәме
Хәйрия

Җиңү көне – бөтен халык бәйрәме

Җиңү көне бәйрәме алдыннан, 8 майда, Яңа Чишмә РҮХ-дә стационарда дәваланучы пациентлар  өчен музыкаль  кичә булып узган.


Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар сугыш елларындагы музыкаль композицияләрне башкарганнар. Халык тере музыканы тын да алмый тыңлаган, ә аны балаларның башкаруы икеләтә сөендергән. Кичә бик матур, җанга  үтеп керерлек булган. Пациентлар яшь музыкантларга, аларның укытучыларына һәм, әлбәттә инде, РҮХ персоналына Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан шундый сөенеч ясаганнары  өчен ихластан рәхмәт белдергәннәр. 
Р. Вафин фотосы    


Нет комментариев