Иң күркәм Кыш бабай
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр төяп, изге теләкләр белән торак пунктларда төрле гаиләләрдә булдылар. Бу көнне 30 дан артык бала күчтәнәч салынган берәр пакетка тиенде. Әлбәттә, балалар яңа ел геройлары булып киенгән...
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларны Яңа ел белән котлады.
Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр төяп, изге теләкләр белән торак пунктларда төрле гаиләләрдә булдылар. Бу көнне 30 дан артык бала күчтәнәч салынган берәр пакетка тиенде. Әлбәттә, балалар яңа ел геройлары булып киенгән элеккеге танышларын - "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләрен һәм КДН секретарен шунда ук танып алдылар, аларга рәхәтләнеп шигырь сөйләп, җыр җырлап, өйләрендә үзләре бизәгән чыршыларны күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев