Яңа Чишмә Интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтелгән
Хәйрия

Яңа Чишмә Интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтелгән

Яңа Чишмәдәге Интернат-йорт хәйриячеләрдән һәм волонтерлардан даими ярдәм кабул итеп тора. Ел ахырында да Интернат-йортта яшәүчеләргә бүләкләр тапшырылган.

Инвалидлар ункөнлеген үткәрү вакытында һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан безнең хөрмәтле хәйриячеләребез: М.Г. Дубровина, Н. И. Портнов, Р. Н. Билалов һәм Е. В. Козлов Яңа Чишмә Интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга ортопедия мендәрләре, җылы юрганнар, эчемлекләр өчен пластик шешәләр һәм шәхси әйберләрне саклау контейнерлары бүләк иткәннәр.

Интернат-йорт директоры  З. Н. Лизунова иганәчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер тели.

  #творидобро


Нет комментариев