“Игелек телефоны”
Республикада һәм районда "Игелек телефоны" дип аталган акция старт алды. Әлеге акциянең беренче этабы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә өйгә барып хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итүдән гыйбарәт булачак. Бүгенгесе көндә шундыйларның 19сының тышкы дөнья белән элемтәдә булу мөмкинлеге юк. Шул исәптә аларның оператив...
Республикада һәм районда "Игелек телефоны" дип аталган акция старт алды. Әлеге акциянең беренче этабы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә өйгә барып хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итүдән гыйбарәт булачак.
Бүгенгесе көндә шундыйларның 19сының тышкы дөнья белән элемтәдә булу мөмкинлеге юк. Шул исәптә аларның оператив рәвештә ашыгыч ярдәм хезмәте чакыру өчен дә телефоннары юк. Өлкәннәр көненә хәйрия акциясенең әлеге яңа төре шушы проблемаларны хәл итәргә булышыр, дип өметләнәбез. 19 кешенең барысы да район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә беркетелгән, алар өлкәннәр ункөнлегендә шушы кешеләр яшәгән өйләрдә булып, кәрәзле телефоннар тапшырачаклар. "Игелек телефонының" һәркайсы ашыгыч хезмәтне тиз арада чакыру өчен махсус төймәгә (кнопкага) басуга көйләнәчәк, шушы хезмәтләрне чакыру өчен 2ле төймәсенә баскач 112 саны чыгачак (ягъни ашыгыч ярдәмнәр күрсәтү хезмәтләре). Моннан тыш, иясенә тапшырылган һәр телефон һәм шушы кеше турындагы мәгълүматлар, өлкәннәрнең шалтыратуларын аерым контрольдә тоту өчен, ГТХМ үзәгендә теркәләчәк. Кичәгесе көнгә өлкән яшьтәге 7 кешегә телефоннар тапшырылган инде. Акция дәвам итә.
Рәсемдә: райгазның профком рәисе Александр Бочаров Акбүредә яшәүче Зәйтүнә Мөдәррис кызы Нуруллинага телефон тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев