Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Игелекле кешеләр бар

Мөмкинлекләре чикләнгән малай нәкъ менә шундый кешеләр аркасында  уңайлы коляскалы булган.

23 майда  “Нечкәбил-2018“ республика конкурсының сайлап алу туры кысаларында Яңа Чишмәдә  “Татарстан - нык гаиләләр территориясе“ дип аталган республика  акциясе булып үтте.  Акция кысаларында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр  өчен “түгәрәк өстәл“ үткәрелде. Анда “Нечкәбил“ конкурсы җитәкчесе, “Гаилә канаты астында“ дигән ТР иҗтимагый оешмасы һәм “Нык гаилә“ федераль партия проекты иҗтимагый Советы рәисе Изольда Жуйкова катнашты. Әлеге чарага ДЦП белән интегүче баланың әнисе Фаина Песоцкая чакырылган  иде. Ул Изольда Павловна белән үзенең баласын Казанга  һәм Мәскәүгә реабилитациягә йөртү өчен махсус коляска - “трость“ кирәклеге  хакындагы проблемасы белән уртаклашкан. Изольда Павловна аның сөйләгәнен игътибар белән тыңлаган һәм нәкъ ике айдан соң үзенең ярдәмчеләре  аркылы  “Нык гаилә“ Хәйрия фондыннан бүләк  -  коляска тапшырган.
... 11 яшьлек Алеша кунакларны - “Кайгырту“ ХСХКҮ-нең социаль педагоглары Альбина Улитина  белән Марина Бутинаны елмаеп каршы алган. Алар Песоцкийлар гаиләсенә еш киләләр, аеруча  да Альбинаны  шунда ук танып ала һәм бик тә сөенә. Чөнки  ул аның белән сөйләмне үстерү  буенча дәресләр  алып  бара. Бүлмә уртасында  пөхтә генә зәңгәр коляска тора, малайның әнисе Фаина аның ничек җыелуын һәм башка җайланмаларны күрсәтте.
- Без бит  аның  белән докторларга  - Казанга, Мәскәүгә, елына ике тапкыр клиникага реабилитациягә  йөрибез. Ә поездда бит әйберләр дә, чемоданнар да бергә, -  дип сөйләде ул. - Мондый коляска бик тә кирәк иде. Безнең өй эчендә йөрү өчен коляскабыз бар, тик ул бик зур, аны  йөк таксиена куеп кына йөртергә мөмкин. Ә бусы  җиңел, җайлы, машинаның багажнигына сыя, баскычтан менәргә дә җиңел: бер кулда бала булса, икенчесе белән җыеп куелган колясканы тотып була. Тиздән квота буенча Мәскәүгә операциягә барачакбыз һәм мондый коляска бик тә кирәк. Ходай язса, операция уңышлы чыгар дип өметләнәбез, Алеша аякка басар өчен әле тагын берничә операция кирәк булачак. Коляска кыйммәтле, 65 мең сум тирәсе тора һәм үз акчабызга гына без аны сатып ала алмас идек. Әлбәттә, дәүләт пенсиясе ашау-эчүгә һәм кием-салымга җитә, әмма дәвалануга һәм реабилитация чараларына акча күп кирәк. Шуңа күрә булышлык күрсәтүе өчен Изольда Павловнага, бу изге  эштә катнашкан кешеләргә, “Кайгырту“ ХСХКҮ кызларына (алар һәрчак миңа булышалар) зур рәхмәт.
Фаина һәр җиргә барып йөри, төрле бусагаларны үтеп, депутат кабул итүләренә языла, үз баласына ярдәм итәр өчен барлык мөмкинлекләрне   эшкә җигә. Аны аңлап була, ул ана  һәм баласы өчен аның йөрәге әрни. Зур кыенлыклар белән булган тырышлыклары дәвалануда бушка булмый, малайның сөйләмен үстерүдә алга китеш бар, когнитив сәләт (игътибар, кабул итү, хәтер һ.б.), физик үсеш пәйда була.
Фаинага күпләр булыша, күптән түгел Алешаның тагын бер  ярдәмчесе килеп чыккан. Ул Чистайдан эшмәкәр Влад. Күптән түгел Песоцкийларда булган, малайга планшет, бүләкләр тапшырган, матди ярдәм дә күрсәткән. Тагын килергә һәм ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Фаина аның фамилиясен дә, нинди өлкәдә бизнес алып баруын да белми, әмма иманы камил – ул бик яхшы кеше.
Җирле власть  та аның проблемасын игътибарсыз калдырмый. Күптән түгел райондагы хәйрия фондыннан Алешага  велотренажер сатып  алуга акча бүлеп бирелгән, Фаина шундый ярдәм күрсәтүләре өчен район башлыгы Вячеслав Козловка һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьевага бик рәхмәтле. Акча күчерелгән инде һәм тиздән малайның аякларын эшләтү өчен реабилитация чарасы пәйда булачак. Баласы сәламәтлеге өчен көрәшкән анага көч һәм исәнлек телисе килә, әлеге гаилә юлында бары яхшы кешеләр генә очрасын иде. 
Ольга Иванова   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев