Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә булыштылар

Үткән атнада социаль яклау бүлегендә райондагы берничә ишле һәм мохтаҗ гаиләгә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелде.

Ярдәмне район оешмалары җитәкчеләре күрсәтте, коммуналь хезмәтләргә әҗәтләре күп булган гаиләләрне алар быелдан башлап шефлыкка алдылар. Өч гаилә матди ярдәмне социаль яклау бүлегеннән алды.
Бер тапкыр бирелә торган ярдәмнең күләме зур түгел - 2000, 2500, 4000 сум, бу коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы гаиләләргә үзе бер этәргеч.
Соңгы атнада беркетелгән 11 гаиләнең дүртесе күрсәтелгән ярдәм белән өлешчә ТКХ бурычларын, берсе газ өчен булган бурычын түләде. Атна дәвамында 3 гаилә бурычларын реструктуризацияләү килешүе төзеде, хәзер 11 гаиләдә алты килешү гамәлдә. Кем хезмәтләр өчен үзе түләргә теләми - предприятие җитәкчеләре шушы предприятиедә эшләгән гаилә әгъзаларының хезмәт хакларыннан ай саен акча тотып калуны оештыра. Кайбер җитәкчеләр үзләре җитәкләгән оешмага эшсез гаилә әгъзаларын эшкә урнаштырырга ярдәм итәләр. Әйтик, "Кристалл" ИК директоры Халит Галимов ярдәме белән гр-ка М. шушы оешмага эшкә алынган. Хәзер ул ТКХ өчен бурычларын да түли (хезмәт хакыннан тотып калыначак) һәм социаль яклау бүлеге аша социаль ярдәм чарасы да (ТКХ өчен субсидия) алачак, үз чиратында ул бурычын каплауга тотылачак. Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10-ысы өйдәге газ мичләрен ремонтлау яисә алыштыруга мохтаҗ. Күпчелек җитәкчеләр әлеге максатларга аларга ярдәм күрсәткән дә инде. Район башлыгы Вячеслав Козлов бер гаиләгә үзеннән акча биргән, ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин икенче бер мохтаҗ гаиләгә мич сатып алган, аны ягу сезоны төгәлләнгәнче урнаштырачаклар. ТКХ КПП начальнигы Игорь Роменский үзенә беркетелгән гаилә белән берлектә мич сатып алырга килешкәннәр. Ике гаиләгә янгын сигнализациясе урнаштырылган.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин (ул 30 мең сум акча бүлеп биргән) белән берлектә күп балалы өч гаиләнең коммуналь хезмәтләргә булган бурычларын каплауга матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл иткән. КМС заводы директоры Федор Бурчин завод хезмәткәренә - гаилә башлыгына коммуналь хезмәтләр өчен бурычын каплауга предприятие хисабына матди ярдәм күрсәткән. 11 гаиләдән калганнарына да түбәндәге җитәкчеләр беркетелгән һәм ярдәм күрсәтелә (матди ярдәм булмаса, консультация бирелә): башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Луиза Исхакова һәм Ринат Габетдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, аграр колледжның Яңа Чишмә филиалы директоры Рәис Хәсәнов, РЭГС җитәкчесе Владимир Дунаев, янгын часте начальнигы Рәшит Кыямов, "Төзүче" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билданов, Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеров.
Әлбәттә, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр һәрчак власть ярдәменә өметләнә алмыйлар (әлеге матди ярдәм бер генә тапкыр бирелә), шуңа да гаилә бюджетын уйлап планлаштырырга, коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыймаска, беркая да эшләмәүчеләр эшкә урнашырга тырышсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев