Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Картлар йорты иганәчесе

"РИТЭК" ААҖ генераль директоры урынбасары - "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Гомәр улы Хөснетдинов 2014 елдан башлап Яңа Чишмә Картлар йортына беркетелгән.

Картлар йортында "Кадерле ветераныбыз" республика акциясен уңышлы тормышка ашыру аның катнашыннан башка мөмкин булмас иде, чөнки безнең депутат искиткеч сәләткә ия - проблеманы күрә һәм аның ярдәме кирәген төгәл итеп сизә белә. 2015 елда Мөхәммәт Гомәр улы Картлар йортында электр үткәргечләрне алмаштыруда (200 мең сумлык) һәм капиталь ремонтка смета төзүдә ярдәм күрсәткән. Ул Картлар йортының һәм анда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын һәм проблемаларын белә, чөнки Попечительлек Советы составына керә, социаль хезмәтләр алучыларны реабилитацияләү буенча проект һәм программаларны тормышка ашыруда җитди ярдәм күрсәтә. Аның булышлыгы белән ишегалды төзекләндерелгән, психологик бушану бүлмәсе, дәвалау физкультурасы кабинеты җиһазландырылган. Иганәче буларак, ул Картлар йортында яшәүчеләргә бүләкләр алып килә, газеталарга яздыруны оештырган. Аның яхшы эшләрен күрми калмаганнар һәм алар райондагы башка иганәчеләргә дә үрнәк булып тора. Ярдәм күрсәтеп, Мөхәммәтвәли Гомәр улы матди байлыклар гына бүләк итеп калмый, ул сөенеч һәм өмет бүләк итә, аның игелеклелеге һәм юмартлыгы үзенә изгелек булып кайтсын. Картлар йорты коллективы һәм социаль хезмәтләр алучылар Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка һәм аның командасына зур рәхмәт белдереп, исәнлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев