Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Картлар йортында бәйрәм

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр шушы йортта яшәүчеләр өчен бәйрәм программасы әзерләделәр.

Традиция буенча аларны котлау өчен фойега җыйдылар. Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова һәм Картлар йорты директоры Ольга Шилова аларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Аннан соң бүлмәләрен чиста һәм пөхтә тоткан өчен 5 кеше грамоталар, истәлекле бүләкләргә тиенде. Иҗтимагый-файдалы хезмәттә һәм Картлар йорты тормышында актив катнашкан, Яңа Чишмә һәм Чистай Интернат-йортлары арасында үткән КВН да 3 урынны яулаган өчен башкаларны да бүләкләделәр.
Тәрбияче Ольга Колесникова алар белән күңелле конкурслар (кем тизрәк галстук бәйли, кем газета өстендә бии ала) һәм викториналар уздырды. Күңел ачу бәйрәм әбәтенә тоташты, аннан көндезге сәгать 2 дә Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр концерт белән килделәр, аларның чыгышын өлкәннәр рәхәтләнеп карадылар. 2 октябрьдә төшкә чаклы Интернат-йортта Черемухово мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар, ә көннең икенче яртысында Картлар йортында яшәүчеләр Яңа Чишмәдәге туган як музеена бардылар (беренче мәртәбә), әле моның белән генә бетми, Өлкәннәр ункөнлегендә биредә башка бәйрәм чаралары үткәрү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев