Республика көнендә Яңа Чишмәдәге Картлар йортына Петропавел Бистәсенең "Сударушка" ансамбле концерт программасы белән килгән.
Концертны Картлар йорты ишегалдында оештырганнар. Артистлар анда яшәүчеләргә җырлар һәм биюләр бүләк иткәннәр, Республиканың уңышлары турында сөйләгәннәр.
Республика көнен бәйрәм итү кысаларында Картлар йортында яшәүчеләр Зирекле музеенда булганнар.
Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймовтан алар үзләре өчен байтак кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алганнар.
Картлар йорты хезмәткәрләре аларга Татарстан Республикасы буенча виртуаль экскурсия оештырганнар: әбиләр һәм бабайлар бик теләп Республикабызның яңартылган шәһәр һәм районнары белән танышканнар.
Нет комментариев