Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Казан шәһәренә сәяхәт

Махсуслаштырылган «Интегра-тур» туристик компаниясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туризм өлкәсендә хезмәтләр тәкъдим итә.

 Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен дә туристик сәяхәт оештырылды. Алар Казанның  нәкъ менә йөрәгендә – Казан кремелендә сәяхәт иттеләр. Биредә аларны Кол Шәриф мәчете, «Сөембикә» манарасы, шулай ук Губернатор сарае, Благовещение соборы һәм күзәтү мәйданчыгы көтә иде. Коляскада  йөручеләр өчен дә бик уңай итеп төзелгән иде маршрут. Безнең әби-бабайларны иртән махсус автобуста килеп алдылар, ә кичен кайтарып  куйдылар. Сәяхәт бик кызык һәм әйбәт үтте. “Туристлар” махсуслаштырылган «Интегра-тур»  туристик компаниясенә  тәкъдим ителгән хезмәтләр өчен, Казанны, башкалабызның истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев