Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Көчле рухлы кеше

«Көчле рухлы кеше беркайчан зарланмый, язмышына яки туган хәлләргә үпкә белдерми. Ул үз гамәлләре һәм аларның нәтиҗәләре өчен үзе җаваплы дип саный. Авыр хәлгә юлыккач, аны тормышта үз башына төшкән бер сынау буларак кабул итә».


Мондый кешене безнең районда эзләп табу кыен булмады: барысы да Екатерина Бистәсеннән Валерий Симонов исемен атады, нәкъ менә аның белән без көчле рухлы булу темасына кагылып үттек. Валерийга 35 яшь. Шуның 15 елын ул инвалид коляскасы һәм кул белән идарә ителүче автомобиль ярдәмендә генә йөри, әмма ул көчле рухлы гына түгел, ә сау-сәламәт булганнарга да үрнәк булырлык кеше.
Валерий үзен үгетләргә мәҗбүр итмәде, - очрашуга бик тиз ризалашты, - бу үзе үк әле күрмәгән кешегә карата хөрмәт уятты. Аның төгәллеге дә шаккатырды: билгеләнгән вакытта ул инде редакция бусагасында иде. Аны берәү дә мәҗбүр итми, Валерийның һәр иртәсе үз алдына куйган планнан башлана. Ягъни, иртәнге зарядка вакытында ул шушы көнне эшлисе эшләрен барлый, эш тәртибен уйлый. Ишегалдында, гаражда, бакчадамы - ул үзенә эш таба.
- Һөнәри белем буенча мин эретеп ябыштыручы, үз осталыгымны өй хуҗалыгында кулланам, күршеләр дә мөрәҗәгать иткәли. Моны рәхәтләнеп башкарам: көннәрне төрләндерергә кирәк бит. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табам.  Атнага өч тапкыр Яңа Чишмә бассейнына барам. Мин анда булырга яратам, йөзү һәм күнегүләр аркасында гына түгел, персонал белән аралашу да бик ошый. Биредә минем авыруым турында төпченмиләр, мине тулы канлы тормыш белән яшәүче кеше күк кабул итәләр, шуңа күрә алар белән җиңел. «Олимп» тагы кебек үк, анда да үземне үземнекеләр арасында күк хис итәм, чөнки мин бит Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 2 курсында укыйм. Районда мондый спорт объектлары булуына бик шатмын, алар барлык категория кешеләр өчен дә ачык. Мин Татарстан шәһәрләренең төрле спорт комплексларында үткәрелгән ярышларда катнаштым, безнекеләр алардан бер дә калышмый, дип әйтә алам.
- Валера, син спартакиадаларда катнашуыңны әйтеп үттең, ә үзең нинди спорт төрләрендә катнашасың?
- Коляскадагы инвалид катнашырга мөмкин булган бөтен җирдә диярлек. Берничә ел хоккей белән шөгыльләндем, атнага ике тапкыр Әлмәткә тренировкаларга бардым, анда хоккей командасы оештырылган иде, чаңгы ярышларында ярышабыз, теннис, армрестлинг, җиңел атлетика буенча турнирларда катнашабыз.  Йөзү кебек спорт төрендә яхшы нәтиҗәләр бар.  
- Син һәрвакыт шулай ни белән булса да мәшгульме?
- Юк. Кайчагында ял да итәм, ярты көн интернетта да утыра алам (үзенә тартып тора шул), аннары үземне моның өчен әрлим. Кәефем начар булган чаклар да була. Менә күптән түгел генә балык тоту белән мавыга башладым. Күңел ачарга шәһәрләргә спорт ярышларына йөрим. Узган ел Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында дүрт матч карадым.
 - Кем өчен җан аттың?
- Җанатарлары көчле һәм мәрхәмәтле булган команда өчен. Нигездә, бу европалылар түгел.
- Тормыш җиңел генә бармый, синең өчен ниләр киртә булып тора?
- Әлбәттә, йорттан асфальт юлга кадәр юлны үтү. Җепшек һәм карлы көннәрдә урамнан үтү авыр, ә коляска турында әйтеп тә торасы юк. Зарлана дип уйламагыз. Сез сорадыгыз – мин җавап бирдем.
 - Синең дусларың күпме, үтенеч белән кемгә мөрәҗәгать итә аласың?
- Имгәнгәннән соң, дусларымның миңа мөнәсәбәте үзгәрмәде. Алар барысы да дуслар булып калды, без барыбер очрашабыз һәм мөһим эшләрдә алар миңа беркайчан да баш тартмыйлар. Байтак яңа дуслар барлыкка килде. Мин, чирне дәвалап булмаячагын аңлагач, мөстәкыйль булырга тырыштым, беркемне дә борчымаска тырышам. Әлбәттә, миңа чит кешеләр ярдәменнән башка булмый да, шуңа күрә теләсә кайсы кешегә мөрәҗәгать итә алам, беркем дә баш тартмый.
Өйдә минем әнием һәм әтием бар, алар көнкүрештә уңайлы хәрәкәт итү өчен шартлар тудырып миңа ярдәм итәләр, чөнки эшли алган эшне ахырына җиткерә алуымны беләләр.
- Сиңа шундый ук актив кыз табарга кирәктер?
- Минем кызым юк дип әйтмәдем бит әле.
Шундый көчле рухлы кешенең җавабы башкача була да алмыйдыр.

Лариса ФЕДОРОВА.
 Автор фотосы.
Сайтта Валерий Симонов альбомыннан алынган фото.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев