Районда яшәүчеләрнең күпчелеге "Үз мәктәбеңә ярдәм ит " дип аталган республика хәйрия акциясендә катнашты.
Мисал өчен, Яңа Чишмә урта мәктәбендә мәктәп исеме белән 2 титул элмә такта, фасад элмә такта,газон чапкыч, ә китапханәдә 12 томлы энциклопедия пәйда булган - болар бар да 31500 сумга. Аларны мәктәпкә Л. Гулькова, О. Лазарева, О. Иванова, ирле-хатынлы Яруллиннар, башка укучыларның әти-әниләре һәм мәктәп хезмәткәре Н. Чибриковалар тапшырган.
Яңа Чишмә гимназиясендә дә байтак яңа әйберләр пәйдә булган: тарих кабинетында - линолеум, музейда - картиналар, ашханәдә - савыт-саба, китапханәдә - китаплар, бинада - электрощит җайланмасы. ТИН буенча уку мәйданчыгына демонтаж, кабинетларга ремонт ясалган. Тулаем алганда 148600 сумлык ярдәм күрсәтелгән, монда мәктәпне тәмамлаган А. Әшрапов, Яңа Чишмә электр челтәре начальнигы Х. Хөсәенов, мәктәп тәмамлаучылар Е. Дунаев, М. Шешолин, О. Лаврентьева, Е. Холина Һәм Е. Шолгина, укучыларның әти-әниләре, гимназия педагогларының да өлеше бар.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп яны участогын койма белән тотуга 82 мең сум акча җыйган.
- Бар да әйбәт иде, тик күптән түгел ашханәдә электр иттарткычы янып чыкты, тагын камыр басу җайланмасы да кирәк. Ярдәмгә өметләнәбез, - диде әңгәмә барышында гимназия директоры Татьяна Сырова.
"ИМФА" ҖЧҖ җитәкчесе И. Миргазов Зирекле лицее счетына 50 мең сум акча күчергән, лицей укытучысы Г. Галяутдинова рус теле һәм әдәбияты кабинеты өчен информация стендлары сатып алган, ә тарих укытучысы Л. Сәфәрова сәнгать кабинетын ремонтлау эшләренә акча түләгән. 1982 елда мәктәп тәмамлаучылар тарафыннан рус теле кабинеты өчен пәрдәләр, ә 1991 елда мәктәпне тәмамлаган укучылар тарафыннан спортзалдагы идәннәр өчен лак сатып алынган,"Трансойл" ААҖ гендиректоры Н. Лотфуллин тарафыннан тарих кабинетына жалюзи сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Лицейга күрсәтелгән ярдәмнең тулаем суммасы 80 мең сум тәшкил иткән. Зирекле балалар бакчасына Р. Габетдинов 1000 сумга буяулар, ә эшмәкәр Максум Нуртдинов 10 мең сумлык уенчыклар сатып алган.
Архангел мәктәбенә агымдагы ремонт өчен мәктәп директоры Т. Дмитриева җитәкчелегендәге педагогия коллективы 20500 сум акча җыйган. Шундый ук максатларга Чаллы Башы мәктәбе укытучылары 19 мең сум һәм Екатерина мәктәбе 11 мең сум җыйган.
Шахмай мәктәбенә 10 мең сум акчаны Н. Сабиров ("Яңа Чишмә" а/ф) биргән, Чертуш мәктәбенә төзү материалларына мәктәп тәмамлаучы А. Ситдыйков, Шахмайда яшәүче И. Галяуетдинов һәм мәктәп хезмәткәрләре акча биргән (барлыгы 5000 сум).
Чуаш Чабаксары мәктәбенә мәктәп директоры Н. Гусляров җитәкчелегендәге укытучылар, шулай ук ШЭ "Ива" (В. Удирякова), В. Николаев ярдәм иткәннәр, ә П. Куприянов бушлай мәктәп яны участогын сөргән: барысы бергә 7800 сум.
"Шешмаойл" ААҖ җитәкчесе Р.Ш. Тәхаутдинов музыкаль аппаратура алуга Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасына 64000 сум акча күчергән. Косметик ремонт ясау өчен 16 мең сумлык буяуны ата-аналар (Р. Хөснуллин һәм А. Сәйдәшева) һәм педколлектив сатып алган. Ашханәдә хәзер икмәк пешерү өчен мич тә бар, футбол капкалары ясап урнаштырылган (ата- аналар С. Лосев, А. Лихачев, О. Говядинский тырышкан), яңа савыт -саба алынган (С. Банцырева ярдәме белән). Күрсәтелгән ярдәм күләме 94860 сум.
Тубылгы Тау мәктәбендә буяу һәм известь сатып алынган, мәктәп яны участогы сөрелгән. Акчаны директор В. Валасеев җитәкчелегендә мәктәп хезмәткәрләре җыйган. Фәнис Исмәгыйлов, "Ямашнефть" НГДУ хезмәткәрләре Р. Хөсәенов, А. Журавлев, ИЭ Әхмәтов, Н. Нургатин ("Сөт иле" ҖЧҖ Тубылгы Тау бүлекчәсе җитәкчесе) ярдәм иткән. Күрсәтелгән ярдәм 5780 сум.
1999 елда мәктәп тәмамлаучылар Черемухово мәктәбенә кулер, 2016 елгы чыгарылыш төсле принтер, район башлыгы урынбасары Н. Попкова алмагач үсентеләре бүләк иткән, авыл кешесе В. Ребров декоратив тегермән, ә И. Савельев декоратив кое ясаган. Күрсәтелгән ярдәм 29500 сумлык.
"Сервисстрой НК" ҖЧҖ генераль директоры Н. Мортазин Акбүре мәктәбендә 20 мең сумга яктырткычлар алыштырган, РУЭС җитәкчесе К. Насыйрова компьютер классын ремонтлауга 10 мең сум акча биргән. Җ. Җәләлетдинов, Акбүре мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре косметик ремонт өчен 3300 сумлык материал, Түбән Камадан С. Латыйпова ашханәгә 40 данә стакан алып биргән. "Мәхмүт" мәчете имамы Х. Рамазанов "Дельфин" лагерында укучыларга 10 мең сумлык бүләкләр алган һәм 9 сыйныфларга матди ярдәм күрсәткән. Барлык ярдәм күләме 44500 сум тәшкил итә. Ленино мәктәбенең укытучылар коллективы эчә торган су өчен кулер, 19500 сумлык лак-буяу материалы алган. Спортзал буярга 15 мең сумлык буяу һәм аны ремонтлау өчен такталарны ИЭ Л. Арбузова биргән, ата-аналар Р. Хәсәнов белән О. Зайцева капка буярга буяу һәм сыйныфка җиһаз (11000 сумлык) алып биргән. Күрсәтелгән ярдәм күләме 39500 сумлык.
Петропавел урта мәктәбендә 20000 сум торган 2 принтер һәм 2 микрофон пәйда булган, аны 2000 елгы чыгарылыш укучылары бүләк иткән. А. Савельев, Ф. Вәлиев, Л. Гулькова, Ю. Смыков ("Троицкнефть" ҖЧҖ), Е. Губкин музей, спортзал һәм коридор өчен лаклар, буяулар, обойлар (30 мең сумлык) алганнар. Гомуми ярдәм - 50 мең сумлык.
Яңа Иванаево мәктәп - балалар бакчасы хезмәткәрләре төркемнәрне бизәү һәм бакча сөрдерү өчен 3800 сум акча җыйганнар.
Красный Октябрь мәктәбенә анда укып чыккан А. Нестеров белән Р. Губкин (3500 сум) ярдәм иткән - сыйныфларга косметик ремонт ясалган, чишенү бүлмәсен ремонтлауга укытучылар 18000 сум акча җыйганнар.
Нет комментариев