Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Күңелләрне җылытучы бәйрәм

24 сентябрьдә дөньядагы барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар мәчетләрдә гает намазлары укыйлар, корбан чалалар, Аллаһтан ил-көннәребезгә иминлек һәм дөньяларда тынычлык булуын сорыйлар. Әлеге бөек бәйрәм барыбызны да авыруларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә өнди. Игелек кылу - бәйрәмнең төп асылы. Безнең районда Корбан бәйрәме уңаеннан барлык татар...

24 сентябрьдә дөньядагы барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар мәчетләрдә гает намазлары укыйлар, корбан чалалар, Аллаһтан ил-көннәребезгә иминлек һәм дөньяларда тынычлык булуын сорыйлар. Әлеге бөек бәйрәм барыбызны да авыруларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә өнди. Игелек кылу - бәйрәмнең төп асылы.
Безнең районда Корбан бәйрәме уңаеннан барлык татар авылларыннан вәкилләр һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән (ДУМ) кунаклар чакырып Корбан ашлары- мәҗлесләр үткәрү күркәм гадәткә кереп китте.
Шушы изге эшкә тугры калып, 6 октябрьдә район күләмендә 16 нчы тапкыр Корбан ашы уздырылды, ул "Астория" ресторанында үтте, анда 100 дән артык кеше җыелган иде.
Мәҗлесне башлап, Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды. Чараны алып баручы Илназ Шәйхетдинов (РМЙ) һәм Галия Миншиналар (Акбүре АМЙ) әлеге бәйрәм хөрмәтенә җылы сүзләр җиткереп, бәйрәм мәҗлесен тагы да тулыландырдылар, җирле артистлар исә кунакларга мөнәҗәтләр көйләп, җырларын бүләк иттеләр.
Безгә кунак булып Татарстан ДУМ рәисе, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Президенты Аппараты баш киңәшчесе Айнур Солтанов һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосып хәзрәт Дәүләтшиннар килгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов барлык җыелучыларны Корбан бәйрәме белән кайнар котлады. Аның мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге бәйрәм булуын билгеләп үтеп, ул теләсә кайсы диннең бары яхшыга, игелек кылырга, түземлелеккә һәм бер-берсен хөрмәт итәргә генә өйрәтүен әйтте. Шунысы сөендерә, безнең райондагы күп милләтле халкыбыз дус һәм тату яши. Район җитәкчелеге мәчетләргә һәм чиркәүләргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтә, бу киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, һәрвакыт гыйбадәт йортларыннан азан һәм чаң тавышлары ишетелеп торсын, һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек, муллык телим, диде.
Район башлыгы шулай ук даими төстә мәчетләргә ярдәм итеп торучы барлык химаячеләргә һәм меценатларга рәхмәт белдерде һәм районның элекке имам-мөхтәсибе Газизулла Зартдиновка, Чаллы Башы авылы мәчете имам-хатыйбы Габбас Мөхлисовка һәм Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдиновка Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җыелучыларны изге бәйрәм белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин котлады. Ул Яңа Чишмә районында мәчетләр эшләп торсын өчен күп нәрсә эшләнүен, район башлыгы һәм аның командасының ярдәме сизелүен билгеләп үтте һәм җылы кабул итүләре өчен район җитәкчелегенә һәм барлык яңачишмәлеләргә рәхмәтен белдерде, барысына да исәнлек-саулык, иминлек теләде. Ул шулай ук районның элекке имам-мөхтәсибе Газизулла хәзрәткә намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, кабат сайланган районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповка район җитәкчелеге һәм барлык имамнар белән берлектә уңышлы эшләвен теләде.
Газизулла хәзрәт, үз чиратында, район мәчетләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдереп, район башлыгы Вячеслав Козловка, шулай ук район иминлеге хакына намуслы хезмәтләре өчен берничә имамга һәм даими булышлык күрсәтүче иганәчеләргә мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды, барлык җыелучылар исеменнән бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, аерым алганда, район Советы аппараты җитәкчесе, районда дини мәсьәләләргә курьерлык итүче Илдар Фәйзуллинга да олы рәхмәтен җиткерде.
Кабат сайланган районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов үзенә карата күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, барлык имамнар һәм район җитәкчелеге булышлыгында лаеклы хезмәт итәргә сүз бирде.
Сый-нигъмәт тулы аш табыны әзерләргә шулай ук байтак кына яңачишмәлеләр дә булышкан, ә Корбан бәйрәменә сарыклар район башлыгы Вячеслав Козлов һәм фермер Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева акчасына сатып алынган, сыер итен "Яңа Чишмә" а/ф җитәкчесе Гомәр Сөләйманов биргән.
Кунаклар сыйланган арада Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин, Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, Шахмай мәчете имамы Ринат Салаватов һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосып хәзрәт Дәүләтшиннар һәммәсен дә бәйрәм белән котладылар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев