Килгән кешегә – аерым игътибар
Яңа Чишмәдәге Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләүчеләр тарафыннан Интернат-йортка килүче гражданнарга социаль-психологик адаптация программасы эшләнде һәм кабул ителде. Бу программа хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешеләр һәм инвалидларның тормышын җиңеләйтүгә, хезмәт күрсәтүче персоналның эш алымнарын камилләштерүгә, учреждениенең матди базасын ныгытуга юнәлдерелгән. Программаның төп бурычы - безнең интернатның социаль мохитенә -...
Яңа Чишмәдәге Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләүчеләр тарафыннан Интернат-йортка килүче гражданнарга социаль-психологик адаптация программасы эшләнде һәм кабул ителде.
Бу программа хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешеләр һәм инвалидларның тормышын җиңеләйтүгә, хезмәт күрсәтүче персоналның эш алымнарын камилләштерүгә, учреждениенең матди базасын ныгытуга юнәлдерелгән.
Программаның төп бурычы - безнең интернатның социаль мохитенә - яңа шартларга эләгүчеләрнең социаль-психологик яраклашуын тәэмин итү, бу эш интернат-йортка килгән минутларыннан ук, аларның яшен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла. Социаль-психологик адаптациянең башлангыч этабы аеруча мөһим. Безгә килгән кеше учреждение, эчке тәртип кагыйдәләре, персонал белән танышканда эчке сиземләү белән уңай тәртипкә һәм ял сәгатьләрен төрлечә үткәрү мөмкинлеге булу турында мәгълүмат ала.
Килгән кеше турында тулырак мәгълүмат алу өчен төрле эш алымнары - әңгәмәләр үткәрү, анкеталар тутыру һ.б. кулланыла. Һәр кешегә диагностик материаллар җыйганнан соң социаль-психологик характеристика төзелә, шуңа нигезләнеп, арадаш нәтиҗәләрне күзәтеп бер елга социаль-психологик адаптация срогы белән индивидуаль программа хәзерләнә.
Интернат белгечләре, мәнфәгатьләренә карап, 3-5 кешедән торган 7 төркем оештырдылар, алар белән атнага 2 мәртәбә берәр сәгать шөгыльләнәләр.
Программа эшли башлаганнан бирле интернатка 25 кеше килде, шуның 16-сы "өйдә утыручылар", аларның 8-се Яңа Чишмә районыннан, икесе - башка интернатлардан, 7-се - социаль адаптация үзәгеннән. Без үзебездә яшәүчеләрне дөнья белән элемтәдә тоту өчен тырышабыз. Табигать кочагына алып чыгабыз, музейга, башка чараларга алып барабыз. Безгә мәктәп укучылары, РМЙ артистлары, район китапханәсе хезмәткәрләре килеп, концертлар биреп китәләр, күчмә фильмотека бригадасы килеп кинокартиналар күрсәтә. Дин әһелләре дә килеп вәгазь укып китәләр.
11 октябрьдә Казанда "Алтын көз" социаль программалар ярминкәсе үтте. Ул өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләр арасында үзләрендә яшәүче гражданнар белән тернәкләндерү эшен әйбәт оештыруга Республика конкурсына багышланды. Яңа Чишмәдәге Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт ярминкәдә өченче урынны яулады.
Рәсемдә: Картлар йорты директоры М. Демидов һәм өлкән шәфкать туташы
О. Шилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев