Өлкәннәр ункөнлеге төгәлләнде
5 октябрьдә Яңа Чишмә РҮХ профсоюз комитеты ветераннар өчен чәй табыны оештырды һәм аларга азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырды. Баш табиб Ришат Билалов һәм профком рәисе Любовь Маланчева алар адресына котлау һәм изге теләкләрен юлладылар. Чәй табыны бик җанлы үтте: ветераннар үзара аралашып, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Болар көчләрен кызганмый, үз...
5 октябрьдә Яңа Чишмә РҮХ профсоюз комитеты ветераннар өчен чәй табыны оештырды һәм аларга азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырды. Баш табиб Ришат Билалов һәм профком рәисе Любовь Маланчева алар адресына котлау һәм изге теләкләрен юлладылар. Чәй табыны бик җанлы үтте: ветераннар үзара аралашып, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Болар көчләрен кызганмый, үз эшләренә чын күңелдән бирелеп, гомерләрен тулысынча шуңа багышлаган медицина хезмәткәрләре. Медицинада пациентның сәламәтләнүе (савыгуы) табиб билгеләвенә һәм шәфкать туташлары тарафыннан ясалган процедураларга, шулай ук палаталардагы һәм биналардагы уңайлыкка, чисталыкка бәйле, әлбәттә, диета шәфкать туташының эше дә зур әһәмияткә ия. Елизавета Зайцева төзегән махсус меню буенча пешергән ризыклар авыруларны һәрчак шаккатыра. Ире Алексей Зайцев турында да яхшы сүзләр әйтми мөмкин түгел, ул хуҗалык мөдире вазыйфасында күп хезмәт куйган кеше. Хастаханәдә чисталык һәм уңайлылык тудыручы нянечкалар Анна Сударкина, Татьяна Атландерова, Валентина Попкова, шулай ук Анна Никонова белән Нина Сурчиловалар турында да бары җылы сүзләр генә әйтәсе килә.
Ел саен, алтын көздә без үзләренең көчләрен һәм белемнәрен үз халкына багышлаган, яшь буынга үзләренең сәламәтлекләрен һәм яшьлекләрен биргән шәхесләрне хөрмәтләргә тырышабыз. Яңа Чишмә районы кино челтәре бу көнне хәйрия акциясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәйрәм оештырган. 4 октябрьдә Картлар йортында нәфис фильм күрсәтелгән. Алар "Гуру" дип аталган һинд киносын зур канәгатьләнү белән караганнар.
Тагын бер ялгыз карчык "игелек телефоны" аша дөнья белән элемтәгә кереп, үзенә кирәкле ярдәм чакырта алачак. Өлкәннәр ункөнлегендә республика акциясе кысаларында Акбүре авылыннан Минхәят Гайнетдин кызы Гатипова Яңа Чишмә РЭЭЧ начальнигы Кадрия Насыйрова кулыннан яңа кәрәзле телефон алды. Минхәят әби кирәкле хезмәтләрне үзе җыеп карады, замана чарасын үзләштерергә әбигә беркетелгән социаль хезмәткәр Нәфисә Нурхамәтова ярдәм итәчәк. Минхәят әби бик авыр хәрәкәтләнә, бүләк ителгән кәрәзле телефон исә гел кул астында булачак һәм аңа ярдәм чакырырга ярап куячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев