Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Матурлык, игелек, мәңгелек“ орлыклары чәчәргә...

Һәр елны май аенда Яңа Чишмә гимназиясенә кайчандыр шунда укып чыккан Евгений Дунаев кайта һәм бер дә буш кул белән йөрми.

Рәсем сәнгатен югары бәяләүче туган мәктәбенә атаклы рәссамнарның картиналарын алып кайта, берәмләп түгел, ә серияләп: йә бер останың эшләрен, йә бер темага караган төрле авторларныкын. Евгений Сергеевич аркасында гимназиядә рус рәссамнары - передвижникларның, Җиңүнең 70 еллыгына, урыс халык әкиятләре һ.б. буенча картиналар галереясы пәйда булды.
Менә берничә ел инде гимназиячеләр мәктәптән читкә чыкмый гына сынлы сәнгать буенча мәдәниятләрен арттыралар, гүзәллек дөньясына тартылу мөмкинлегенә ияләр. Мәгълүм ки, авылда сынлы сәнгать музейлары да, картиналар галереясы да юк. Әгәр чын сәнгать патриотлык хисе тәрбияләвен дә өстәсәң, Евгений Сергеевичның балаларга ясаган бүләкләренең бәһасы әйтеп бетергесез. Моннан тыш, аларны тапшырганнан соң, аның хатыны сәнгать белгече Людмила Дунаева алар өчен матурлык дәресе үткәрә, тәфсилләп чираттагы рәссам һәм аның иҗаты белән таныштыра. Бу юлы төрле яшьтәге мәктәп укучылары атаклы урыс рәссамы-маринист Иван Айвазовскийның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы яңалыклар белергә актлар залына җыйналдылар. Нәкъ менә аның 13 картинасының күчермәсе залга куелган иде, аларны ирле-хатынлы Дунаевлар бүләк итеп алып килгәннәр.
Дәрес башланыр алдыннан гимназия директоры Татьяна Сырова укучыларның игътибарын юмарт иганәчегә юнәлтте, балалар киләчәктә аннан, бәлкем, үрнәк алырлар. Евгений Дунаев мәктәпне 46 ел элек тәмамлаган, тик ул аны, үзенең яхшы эшләре белән исбатлап, әлегә чаклы искә ала.
Аралашу нәкъ менә чыннан да шундый булды, тыңлап туя алмаслык! Уникаль рәссам - Иван Айвазовский турында шулкадәрле кызыклы мәгълүматларны балалар тагын каян белерләр иде соң?
Балалар өчен ул яңа ачыш булды: ничек иҗат иткән, ничек илһамланган, осталык серләре турында, ничек итеп ул, милләте буенча әрмән кешесе (чын фамилиясе Ованнес Айвазян), Россиянең чын патриоты булган. Балалар тыңлап кына утырмадылар, ә сорауларга актив төстә җаваплар да бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр, ягъни сәнгать дәресе аларда тере яңгыраш тапты. Димәк, хәзер алар мәктәп коридорында диварларга эленгән картиналар каршында бер туктамасалар да, бер туктап аларны кем ясаган һәм кем бүләк иткәнлеген зур горурлык хисе белән искә алачаклар.
Калган фотоларны безнең сайтта (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев