19 октябрьдә Аксубай РМЙ-да Картлар йортларында яшәүче кешеләр арасында "Минем еллар - минем байлыгым" республика конкурсы - фестивале финалы булып үтте. Анда безнең районнан финалга чыгучы Нина Галкина чыгыш ясаган, бу хакта редакциягә Яңа Чишмәдәге Картлар йорты методисты Гүзәл Мостафина хәбәр итте.
- Бәйрәм көнне җыр-биюләрдән, шигырь юлларыннан бик матур "көзге букет" килеп чыкты. Үзләренә онытылмаслык кичә бүләк итәр, башкаларга карар һәм үзләрен күрсәтер өчен өлкәннәр һәм инвалидлар бергә җыелды. Тамашачылар һәр чыгыш ясаучыны елмаеп, көчле алкышлар белән каршы алдылар. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашучыларның барысын да бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде.
Жюри конкурста җиңүчеләрне сайлап алып, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.
Яңа Чишмә Картлар йортыннан "Вокал" номинациясендә "Катюша" җыры белән Нина Галкина лаеклы чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, быел аңа 86 яшь тулды. Олы яшьтә булуына да карамастан, Нина Николаевнаның күңеле һәрчак күтәренке, шат. Үз бүлмәсенә кергән һәр кешене ул такмаклар җырлап, биеп каршы ала.
Нина Николаевна, шулай дәвам итегез! Күңелегез һәрчак шулай яшь булсын!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев