Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Инвалид балага ярдәм кулы сузыйк

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Мөселман булган кешенең хәлен аңлап хәлләрен җиңеләйтергә теләүче кардәшләребез игътибарына!

Район үзәгендә мөселман кардәшебез бар. Ул Песоцкий Андрей. (Абдулла) Ул инде гаиләсе белән күптән исламда. Сезгә ул күбегезгә таныштыр. Алар инде байтак еллар бер авыру инвалид балаларын дәвалап азаплана. Бу алар өчен генә түгел башкалар өчен дә зур сынау. Ул гаилә инде хәзер балалары өчен ярдәм сорарга да ояла. Хәзергесе вакытта аларга операция өчен 100 мең күләмендә акча кирәк. Бу җыелышып ярдәм кулы сузганда зур акча да түгел. Ләкин алар өчен бу зур ярдәм булыр иде. Садака бирергә кеше дә юк бит хәзер дип әйтәләр кайберәүләр. Менә алар садакага ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Әйдәгез кардәшләр, кем күпме булдыра ала шулхәтле Аллаһ ризалыгын өмет итеп ярдәм кулы сузыйк. Пәйгамбәребез әйткән: " Берәү бер мөселманның дөньядагы кайгы хәсрәтен җиңеләйтсә ул кешенең Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендәге кайгыларының берсен җиңеләйтер".
(Сахих Муслим)

Менә бу номерга аларның карталары бәйле.
 89274130522 
Яки карта номеры
 4817 7601 2566 3751

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев