Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Мөхтәсибәткә ярдәм күрсәтелгән

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды өммәт өчен төрле социаль әһәмияткә ия башлангычларга ике миллион сумга кадәр акча юнәлтә. Хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү тора.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең иң зур хәйрия башлангычларына авыл имамнарына финанс ярдәме күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату буенча “Гаилә дәресләре” проекты керә. Әлеге башлангыч кысаларында Татарстанның битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре атна саен мәчетләрдә имамнарның укытучылык хезмәте өчен түли. Проект республикада тулы көчкә октябрь аенда керде. Монда мөгаллимнәр атна саен ислам дине нигезләре, әдәп-әхлак, хәдис, фикх, тәфсир, гарәп теле, намаз һәм Коръән уку буенча дәресләр уздырган өчен хәйрия ярдәме сыйфатныда ике мең сум күләмендә акча алалар. Яңа Чишмә районы мөхтәсибе карары нигезендә ике мөгаллимнең эшчәнлеге бу проект буенча бәяләнәчәк.

Әйтергә кирәк, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды тарафыннан, мәхәлләләрдәге мәчет яны курсларында уку-укыту өчен кирәкле булган әсбаплар алуга, Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтенә 85 мең сум күләмендә акча да бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев