Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“

Яңа уку елы алдыннан аз тәэмин ителгән гаилә балаларына, асрамага алынган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ дип аталган республика күләм хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде.


Агымдагы елда 144 бала 1 сыйныфка укырга керер, дип көтелә, шуларның 30 га якыны ярдәмгә мохтаҗ.
Бер  үк вакытта акция кысаларында 2-11 сыйныфта укучы 162 балага да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла, бу аз тәэмин ителгән, ишле һәм уңышсыз дип аталучы гаилә балалары.
Беренче сыйныфлар өчен  мәктәп букчасының эчендә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар булачак, 2-11 сыйныфлар өчен мәктәп яки спорт формасы бирү дә каралган.
Район җитәкчелеге тарафыннан эре оешмалар һәм нефть компанияләре – хәйриячеләр адресына хатлар җибәрелгән. Ел саен бу акциягә бизнес вәкилләре, район оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук гади гражданнар да кушыла.
Быел түбән  бәяләрдән мәктәп ярминкәләре  оештыру, беренче сыйныфларга укырга баручыларның бушлай чәчләрен кисү планлаштырылган, опека бүлеге ятим һәм опекага алынган  балаларны Болгарга алып барырга ниятли.
17 августка Яңа Чишмәдәге мәдәният һәм ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе кысаларында зур чара планлаштырылган.
Яңачишмәлеләрнең, битарафлык күрсәтми,  әлеге акциягә кушылуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев