Ел саен республиканың нефть компанияләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Яңа Чишмә районында яшәүче аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге укучы балаларга ярдәм итәләр.
Агымдагы елда "Шешмаойл" ҖЧҖ әлеге максатларга 100 мең сум, "Алексеевскдорстрой" ААҖ һәм "Зюзеевнефть" - 50 шәр мең сум, "Татнефтепром" - 20 мең сум һәм "Нижнекамскнефтехим " ПАО 100 мең сум акча бүлеп биргәннәр.
Район җитәкчелеге иганәчеләрнең барысына да, бигрәк тә гендиректор Азат Бикмурзин җитәкчелегендәге "Нижнекамскнефтехим" ПАО-ны аерым атап ( монда компания җитәкчелеге үз акчаларыннан 100 мең сум җыйган), олы рәхмәт белдерә.
Рәхмәт юлларында исәнлек-саулык, бәхет һәм компаниянең киләчәктә дә чәчәк атуы теләнгән.
Акциядә шулай ук оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре дә катнаша. Җыелган барлык акчалар аз тәэмин ителгән 97 укучыга, шул исәптә беренче сыйныфка укырга баручы 26 балага ярдәм күрсәтүгә китәчәк.
Акциягә нәтиҗәләр 18 августта ясалыр дип планлаштырыла.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев