«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»
Районда инде традициягә әверелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе төгәлләнә. Азат МУСИН Күпчелек оешмалар, учреждениеләр һәм эшмәкәрләр бу көннәрдә үзләре опекага алган балаларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формалары һәм аяк киемнәре сатып алуда ярдәм күрсәтәләр. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 200гә якын укучыга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. "Яңа...
Районда инде традициягә әверелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе төгәлләнә.
Азат МУСИН
Күпчелек оешмалар, учреждениеләр һәм эшмәкәрләр бу көннәрдә үзләре опекага алган балаларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формалары һәм аяк киемнәре сатып алуда ярдәм күрсәтәләр. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 200гә якын укучыга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе Чаллы Башы урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Айрат Ибраһимовка (рәсемдә әнисе белән) спорт формасы һәм аяк киеме сатып алды. Аның әнисе, Чаллы Башындагы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Нәзирә Ибраһимова (ялгызы дүрт бала тәрбияли, ире быел яз кинәт вафат булган) бик канәгать калды һәм күрсәтелгән ярдәм өчен редакция коллективына рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев