Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Хәйрия

Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

17 августта Яңа Чишмә паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " дип аталган быелгы акциянең уңышлы тәмамлануы хөрмәтенә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте.

Безнең райондагы күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче, инвалид балалар һәм инвалид әти-әниләре белән яшәүче балалар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 550 мең сумлык иганәче ярдәме алды.
Чара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең бик матур чыгышлары белән башланып китте, аннан соң бәйрәмне алып баручылар бәйрәм кунаклары: РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, "ТатРИТЭК-нефть" профкомы рәисе Гүзәл Әглиуллина, "Нижнекамскнефтехим" гендиректоры урынбасары Василий Шуйский, "Кулон" агрофирмасы гендиректоры Линар Шамагсумов, район Советы депутаты Артем Струков, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе төп киңәшчесе Илгизәр Зариповлар белән таныштырдылар.
Җыелучыларның һәммәсен дә сәламләү өчен сүз район башлыгы Вячеслав Козловка бирелде, ул "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип аталган изге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Әлеге акциядә беренчеләрдән булып катнашкан Вячеслав Козлов кулыннан өченче сыйныф укучысы Рамил Савинов һәм беренче сыйныфка укырга баручы игезәкләр Сергей һәм Андрей Бельковлар мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм алдылар.
Быел район мәктәпләренә беренче сыйныфка 135 бала укырга барачак. Акция кысаларында аларның 26 сы Ольга Павлова һәм Василий Шуйский кулыннан мәктәп портфельләре алдылар. Ә "Шешмаойл" АҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Татнефтепром - Зюзеевнефть" АҖ, "Татнефтепром" ААҖ, "Татнефть АЗС - центр" ҖЧҖ, "Троицкнефть" ЯАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ПАО алар өчен иганәчеләр булган.
Кунакларның барысы да сәламләү сүзләре белән балаларга бик җылы мөрәҗәгать иттеләр, исәнлек-саулык, укуларында уңышлар теләделәр һәм аларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Беренче сыйныф укучылары белән беррәттән күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныфларда укучы тагын 76 бала хәйрия ярдәме алды. Аларга мәктәпкә җыенырга район оешмалары җитәкчеләре булышкан. Һәм аларга изге гамәлләре, игътибарлары һәм ярдәмчеллекләре өчен бәйрәмне оештыручылардан зур рәхмәт белдерелде. Алексеевск аграр колледжы студентларына (аз тәэмин ителгәннәр категориясендәге) Артем Струков сертификат тапшырды һәм болай диде:
- Диплом алганнан соң без сезне үзебезнең "Алексеевскдорстрой" ААҖ оешмасында көтәбез. Безгә һөнәри әзерлекле яшьләр кирәк.
Гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар да матди ярдәм сыйфатында сертификатлар алдылар. Андыйлар районда 35 гаилә. Сертификатларны район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова тапшырды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" район акциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул укучыларга 20 спорт костюмы сатып алуга акча бүлеп бирде.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә дә алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.
"Родничок" һәм "Зажигай" ансамбльләре башкаруында "Планета детства" җыры чараның тантаналы өлешен төгәлләде. Ә аннан соң бәйрәм ике сәгать буена төрле күңел ачулар: бер-берсен буяулар белән буяу дисеңме, музыкаль уен коралларында уйнау, балалар китаплары күргәзмәсе, чәчәкләрдән такыялар үрү һ.б. бик күп төрле уеннар һәм "Факел" лагеры территориясендә тәмле төшке аш белән дәвам итте.
Лариса Федорова. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев