“Әниемә чәчәк бәйләме” бәйрәмендә
30 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышлап "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган Республика акциясе үтте. Безнең районнан анда Чуаш Чабаксары авылыннан алты балалы Сидоровлар гаиләсе чакырылган иде. Бәйрәмгә ишле 60 гаилә килгән, аларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Дәүләт...
30 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышлап "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган Республика акциясе үтте. Безнең районнан анда Чуаш Чабаксары авылыннан алты балалы Сидоровлар гаиләсе чакырылган иде.
Бәйрәмгә ишле 60 гаилә килгән, аларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Бәйрәм акциясе башланыр алдыннан театр фойесында мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар оештырылды, катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Аннан кала, ишле гаиләләр бүләк сертификатлары алдылар. Бәйрәм чарасы азагында гаиләләрне "Катык" ресторанына чакырып сыйладылар, концерт күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев