“Әнием минем”
23 ноябрьдә "Кайгырту" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Әнием минем" дип аталган чара үткәрделәр. Әлеге чарага алар райондагы күп балалы 5 әнине: С.Ю. Смирнова, Н.В. Лоос, А.К. Фәхретдинова, Ф.Г. Әбдрәфыйкова, Е.В. Степановаларны чакырган иделәр. Социаль яклау бүлеге начальнигы Ә.Х. Гайфетдинова, "Кайгырту" ХСХКҮ директоры О.А. Попкова һәм хөрмәтле кунак Илдар...
23 ноябрьдә "Кайгырту" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Әнием минем" дип аталган чара үткәрделәр.
Әлеге чарага алар райондагы күп балалы 5 әнине: С.Ю. Смирнова, Н.В. Лоос, А.К. Фәхретдинова, Ф.Г. Әбдрәфыйкова, Е.В. Степановаларны чакырган иделәр. Социаль яклау бүлеге начальнигы Ә.Х. Гайфетдинова, "Кайгырту" ХСХКҮ директоры О.А. Попкова һәм хөрмәтле кунак Илдар хәзрәт әниләрне бәйрәм белән котладылар. Илдар хәзрәт һәммәсенә имин тормыш, тынычлык теләде, теләсә кайсы диндә дә (ул мөселман яки христианмы) ана образының бөек булуын искәрде һәм әниләрне хөрмәт итәргә чакырды.
Күп балалы әниләр кыскача гына үзләре һәм гаиләләре турында сөйләделәр. Алар үзләре белән "Өй эшләрен" - үз куллары белән ясаган әйберләр һәм бәйләгән киемнәр (оек, перчатка, балалар сумкасы һ.б.) алып килгәннәр. Төрле конкурсларда алар яшь баланы биләп күрсәттеләр, бишек җырларын искә төшерделәр, үзләренә прическа ясадылар һ.б. Бер генәт бирем дә кыенлык тудырмады. Бәйгеләр барган арада 2 сыйныф укучысы Наталья Юдинцева башкаруында җырлар яңгырады.
Нәтиҗәләр ясаганнан соң барлык әниләр катнашкан өчен дипломнар һәм Илдар хәзрәт кулыннан бүләкләр алдылар.
Елена ЯРУШКИНА,
"Кайгырту" ХСХКҮ белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев