Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Нурлы йортта кунакта

Кешеләрне шатландырып, дөньяны аклыкка күмеп, туган ягыбызга кыш аяк басты. Декабрь аенда мәктәптә "урак өсте" - ярты ел буена өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясыйсы, билгеләрне барлыйсы бар.

Шуның өстенә кызыклы мәшәкатьләре дә җитәрлек: кар бабай әвәләү, яңа ел газетасы ясау, сыйныфларны бизәү һ.б. Укучылар өчен иң кадерле, иң истәлекле мизгелләр! Ә менә 19 декабрь башлангыч сыйныфта укучы балалар хәтерендә аеруча истәлекле көн булып калды - алар өчен үзенчәлекле экскурсия оештырылды. Безне "Мәхмүт" мәчетенә кунакка чакырдылар. Без инде күп еллар буена әлеге мәчетнең элекке имам - хатыйбы Харис хәзрәт Рамазановны мәктәптә еш күрергә гадәтләнгән идек. Бу ак сакаллы бабай үзе җитәкләгән мәчет картлары белән берлектә безнең укучыларыбызны үзләренең бүләкләре белән бик күп тапкырлар шатландырды. Корбан гаете булсынмы, балаларның җәйге һәм кышкы лагерьда ял итү чорымы, 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларны котлаумы- берсе дә аларның тәм - томнар салынган пакетлары, истәлекле бүләкләре яки акчалата ярдәмнәреннән башка узмады. Харис абый авырап китү сәбәпле, мәчет белән идарә итү авылыбызның мөхтәрәм заты - Заһретдинов Минзакир абый кулына күчте. Ул да әлеге традициягә тугры калып, мәчеттәге бабайлар белән берлектә изге эшләр эшләвен дәвам итә.
Шау - гөр килеп торган балалар Аллаһ йорты янына җитүгә тынычланып, сабырланып калдылар. Уң аяктан мәчет эченә атлап кергәндә, пышылдап кына изге сүзләр кабатладылар. Безне анда нур чәчеп, чисталык бөркеп торган, гөлләр эченә күмелгән йорт һәм мөлаем, изге күңелле бабайлар каршы алды. Иренмичә, һәрберсе һәр бала белән кул биреп күреште. Бу - үзе зур тәрбия. Әле бит сәламны кабул итеп ала да белергә кирәк. Балалар олыларның сәламына дөрес итеп җавап биреп, аларның хәлләрен белештеләр.
Минзакир абый укучыларны мәчет белән таныштырганнан соң, үз нәсыйхәтен бирде. Шулай акрын гына, үтемле итеп, сабыйлар күңеленә дингә мәхәббәт, игътибарлылык, ихтирамлылык орлыклары "чәчте". Әлбәттә инде, бу айда барлык мөселманнарның Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтүләрен әйтте. Шушы һәм яңа ел башлану хөрмәтенә балаларга тәм - томнар - күчтәнәчләр өләште. Балаларның бу минутта кичергән шатлык-куанычлары эчләренә сыймады - йөзләрендә нур балкыды, күзләрендә очкыннар уйнады. Әле болай гына да түгел, барлык бабайлар да үзләренең теләкләрен җиткергәннән сон, укучыларны тагын да яхшырак укырга,тагын да тәртипле булырга чакырдылар. Ә шулай булган очракта, киләчәктә бүләкләрнең тагын да зуррак булачагына ышандырдылар.
Без, сыйныф җитәкчеләре Алсу Билалова һәм әлеге юллар авторы, мәктәп коллективы, әти -әниләр, шулай ук һәрдаим әлеге мәчетнең ярдәмен тоеп яшәүче "Буыннар мирасы" музее җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин, "Мәхмүт" мәчетенә йөрүче бабайларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә балалар исә рәхмәт йөзеннән үзләре белгән догаларны укып, бабайларның хәер -фатыйхасын алдылар. Күңелле очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Гөлия Вәлиуллина,
Акбүре мәктәбе
башлангыч сыйныфлар
укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев