Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Өлкәннәрне кунак иттеләр

Яңа Чишмә РМЙ да 10 октябрьдә  зур бәйрәм чарасы  булып узды, анда район үзәгеннән 175 өлкән яшьтәге кеше чакырылган.


Кызганычка каршы, чарага чакырылучыларның барысы да килә алмаган, тик район башлыгы Вячеслав Козловның котлаулары һәм рәхмәт сүзләре үз хезмәтләрен һәм бар гомерләрен кече ватаннары иминлегенә багышлаган барлык кешеләр өчен дә яңгырады.
“Селяночка“ ветераннар ансамбле, Любовь Коновалова, Илназ  һәм Ләйсән  Шәйхетдиновалар һәм РМЙ дагы башка талантлы артистлар җыелучыларга үз җырларын бүләк иттеләр.
Ә Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырганнар, өлкәннәрнең бер-берсе белән сөйләшеп сүзләре бетмәде.
Кунакларга  азык-төлек салынган пакетлар да тапшырылды, алар барысыннан да бик канәгать калды. Ә бәйрәмгә  килә алмаучыларга  пакетларны Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре өйләренә илтеп тапшырдылар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев