Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Республика конкурсының район этабы старт алды

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының район этабы старт алды, ул 21 кеше катнашында районның 4 зонасында үтә.

Конкурста катнашучыларның беренче чыгышы 7 декабрьдә Әдәмсә АМЙ да узды. Конкурста катнашучы 4 кеше жюри һәм тамашачы хөкеменә үз программаларын тәкъдим итте.
“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Архангел Бистәсеннән су скважиналарына хезмәт күрсәтү буенча оператор Ольга Беляева үз презентациясен күрсәтте. Ул җирле “Архангел чибәре” ансамблендә актив катнашучы, ансамбльгә нигез салынганнан бирле, инде 25 ел чыгыш ясый. Ансамбльгә йөрүчеләрнең барысы да аңа көч бирергә килгән, балалары Ольгага видеомөрәҗәгать юллаган, алар да үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. “Мин тормыш юлын җырлап узам”, ансамбль – минем икенче гаиләм, - ди Ольга.
Конкурста катнашучы икенче кеше – Зирекледән китапханәче Гөлшат Нуриева. Ул ихлас күңелдән үзе язган шигырьләрен укыды. Аның туган ягы, туган авылы, табигать һәм мәхәббәт турындагы шигырьләре тупланган китабы  дөнья күргән иде. Гөлшатның чыгышын хупларга укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре килгән.  Алар да аның турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Гөлшатның номинациясе – “Хатын-кыз” – мәдәният һәм рухият”.
Өченче конкурсант – “Хатын-кыз – ел лидеры” номинациясендә Ленинодан Любовь Сидорова да яхшы программа әзерләгән. Үз көче, сәләте белән ул күп нәрсәгә ирешкән. Хәзер, лаеклы ялда булса да, ул җирле изге Димитрий Солунский чиркәвендә зур җәмәгать эше алып бара – якшәмбе мәктәбендә балалар белән шөгыльләнә. “Изгелек кыл” һәм “Чиркәүгә юл” проектлары буенча грантлар откан, аның акчалары изге эшләргә юнәлдерелгән. Любовь ихластан чыгыш ясады, туганнары һәм якыннарыннан торган зур делегация аңа көч биреп торырга килгән, алар байтак матур сүзләр әйтте.
Чыгышны Әдәмсә АҖ-нең ветераннар советы рәисе Михаил Борисов “Ир-ат: намуслы йөрәк” номинациясе белән төгәлләде. Чыннан да, Михаил Александрович Әдәмсә өчен байтак яхшы һәм файдалы эшләр эшләгән. Монда колхоз рәисе дә булган, ул чакларда эшчеләр өчен торак, балалар бакчасы, мәктәп, җитештерү биналары төзелгән, мәктәп директоры да булган – районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып саналган. Соңгы ике ел дәвамында җирле чиркәүне торгызуда һәм төзүдә бик күп эшләр башкарган. Аның тырышлыгы аркасында агымдагы елның ноябрендә монда беренче литургия узды.
Җирле халык боларның барысы өчен дә аңа рәхмәтле һәм бу сүзләрне алар сәхнәдән дә әйттеләр. Булышлык күрсәтүче төркемнең музыкаль чыгышы вакытында Михаил Александрович үзе дә түзеп тора алмады –тамашачыларының алкышлары астында биергә кереште.
Конкурсның район этабының беренче көненә йомгак ясап, жюри рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова: “Сәхнәдә искиткеч кешеләр чыгыш ясады, алар үзләренең һөнәрләрен, сәләтләрен һәм талантларын ачтылар. Конкурс инде 15 еллап үткәрелә һәм ел саен үз авыллары һәм район өчен күп хезмәт куючы яңа исемнәр пәйда була”, - дип билгеләп үтте. Ул конкурста катнашучыларга рәхмәт белдереп, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Газета укучыларыбызның исләренә төшереп үтәбез, конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинация буенча яхшылардан да яхшыларын сайлап алачак һәм алар районыбыз данын  конкурсның зона этабында яклаячаклар, ул безнең районда гыйнвар-февральдә үтәчәк.
Башка фотоларны безнең сайтта (novoshishminsk.ru) карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев