Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Россия почтасы өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә ярдәм итәргә чакыра

"Татарстан почтасы" УФПС кабат "Син үзең генә түгел" дип аталган социаль хәйрия проекты чыгара. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше 22 сентябрьдән башлап кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булган пенсионерларга почта аша открытка, хат яки посылка җибәрә ала. Акция 1 октябрьгә - Халыкара өлкәннәр көненә чаклы дәвам итәчәк.

Республиканың теләсә кайсы почта бүлекчәсендә картлар йортларында һәм башка социаль учреждениеләрдә яшәгән өлкән кешеләргә адрессыз хат яки открытка җибәрергә мөмкин. Яңа Чишмә почта бүлекчәсендә шул максаттан махсус тартмалар урнаштырылачак. Россия Почтасы клиентлары да шулай ук өлкән кеше адресына яки социаль учреҗдениегә посылка, акча күчерергә яки популяр басмаларга язылу эшләрен башкара алалар. Моның өчен авыл җирлекләрендәге почта бүлекчәләре начальникларына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X