Хәтта зурлар да туган көннәрендә сюрприз көтә, ә балалар - бигрәк тә.
24 гыйнварда Волчья Бистәсендә яшәүче Юра Смирновның туган көне булган. Һәм бу көнне Буревестник АҖ хатын-кызлар советы авыл китапханәчесе Лариса Остолопова белән бергә Евсеевлар гаиләсендә булган. Инвалидлыгы булган балалар янына барып йөрү - хатын-кызлар советы эшчәнлеген тәшкил иткән бик тә мөһим өлеш булып тора, чөнки мондый кешеләргә аралашу җитешми.
Кайчакларда баланы мактау, "Син - булдырасың!" дию, бераз гына булса да үзенә ышаныч бүләк итү дә бик мөһим. Баланың ничек шатлануын аның күзләреннән үк күрәсең...
- Аралашу мондый балаларга үзләрен ялгыз булмауларын, аларның яклаучылары барлыгын тоярга булыша, шулар аркасында алар үзләрен ышанычлы, ә иң мөһиме - җәмгыятькә кирәкле булуларын тоялар, - диде хатын-кызлар советы рәисе Ольга Муханова.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев