Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Татарстанда волонтерлар өчен уку курслары 14 февральдән старт алды

Яңа Чишмә районында цифрлы телевидение кабул итү өчен кулланучы җиһазларын урнаштыру һәм көйләү буенча волонтерларны өйрәтү 26 февральдә «Жемчужина " бассейнының актлар залында узды.


Уку программасы «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән, аның вәкилләре Биләр цехы начальнигы Анатолий Косов җитәкчелегендә волонтерлар өчен укулар үткәрделәр.
- Укучылар арасында югары сыйныф укучылары һәм мәктәп укытучылары бар.  Районның һәр авылында 2 шәр кеше беркетеләчәк, алар теоретик һәм практик белем, шулай ук цифрлы ТВны тоташтыруда халыкка ярдәм итү хокукы булган таныклык та алдылар, - дип сөйләде безгә район волонтерлары кураторы Андрей Абрамов.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 3 июнендә Татарстан цифрлы телетапшыруга күчәчәк, аның кысаларында аналоглы телевидение өзеләчәк. «Цифрлы»га күчү белән илнең һәм республиканың барлык халкына югары, цифрлы сыйфатта 20 бушлай телеканал тәкъдим ителәчәк. Әмма мондый масштаблы чарага вакытында әзерләнергә кирәк.
Башта телетапшырулар форматын тикшерергә кирәк. Аналоглы форматта "Первый”, “Россия 1”, “НТВ”, “ 5 Канал” телеканаллары логотиплары янында телевизор экранында «А» хәрефе урнашкан. Әгәр телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартын тота икән, каналларны цифрлы форматта карау өчен аны дециметрлы яки “всеволновой” антеннага көйләү һәм тоташтыру да җитә. Әгәр телевизор кирәкле цифрлы стандартны “тотмаса”, антеннадан тыш, махсус приставка да кирәк булачак. Приставканы теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин. 
Телевизор DVB-T2 цифрлы стандартын тотуын берничә ысул белән ачыкларга була: телевизор паспортында карарга, Интернетта телевизор характеристикасы марка һәм модельләрен табарга яки телевизор җитештерүчегә ярдәм итү үзәгендә ачыклап була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, DVB-T (2 лесез) стандартын гына тотучы телевизор һәм приставкалар цифрлы сигналны кабул итә алмый. Бу очракта DVB-Т2 приставкасының заманча моделен сатып алырга туры киләчәк. Цифрлы эфир  телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең, IP телевидение, иярченле телевидениенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга кагылмаячак.
Район халкына цифрлы тоташтыру буенча ярдәм итү өчен авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар сезгә волонтер җибәрәчәк.

Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев