Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Укырга яратучыларга файда булачак

"Китапларга икенче тормыш бирик" хәйрия акциясе кысаларында Яңа Чишмәдән Фәйзуллиннар гаиләсе район үзәгендәге ике китапханәгә 200 данәдән артык матур, балалар, фәнни-популяр һәм уку әдәбияты китаплары бүләк иткән.

- Бу китапларны безгә кайчандыр минем әнием Фәния Мингали кызы биргән иде , - дип сөйли Резидә Фәйзуллина. - Матур әдәбиятны табыштыру кыен булган заманда да, гомер-гомергә гаиләдә китап җыю дигән нәрсә бар иде. Анда XIX һәм ХХ гасыр рус классиклары әсәрләре, детективлар, рус һәм татар телендә матур әдәбият, балалар өчен китаплар, мәктәп программасы буенча әсәрләр байтак. Әни һәрвакыт укырга яратты, бездә-балаларында да укуга мәхәббәт тәрбияләде. Оныклар пәйдә булгач, әбиләре, безнең балалар да укысын дип, үз китапханәсен безгә бүләк иткән иде. Гаиләдә без балаларның гомуми үсеше өчен ул китаплардан файдаландык, һәм миңа, балалар бакчасы хезмәткәре буларак, үземдә тәрбияләнүчеләр өчен әдәбият - китаплар эзләргә туры килмәде, бар да үзебезнең китапханәдә булды. Шулай да без өйдә киңәшләшеп, бу китаплар китапханәдә булсалар башкалар да файдаланыр иде, дигән карарга килдек. Аларны олылар да, балалар да укый алачак бит. Чөнки аларның кайберләре сирәк очрый, табыштыруы да бик кыен. Кызыбыз инде югары уку йортында белем эсти, улыбыз Алмаз китапханәгә барып та укый ала.
Фәйзуллиннар гаиләсе китапларның яртысын үзәк китапханәгә, өлкән абонементлар бүлегенә, ә матур балалар әдәбиятын, уку китапларын, үсеп килүче яшь буынга файда китерсен дип, Яңа Чишмә урта мәктәбе китапханәсенә тапшырган. Мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк иткәндә Алмаз Фәйзуллинның сыйныфташларын - 2 сыйныф укучыларын чакырганнар. Балалар шунда ук кызыксынып аларны карарга тотынганнар, аларны компьютер гасыры балалары димәссең дә.
- Безнең балалар, бигрәк тә кечкенә яшьтәгеләр, монда килергә бик яраталар, укырга китаплар алалар, аларны бер-берсе белән алмашалар, - дип сөйләде китапханә мөдире Анна Селиверстова. - Әйтергә кирәк, "Китапларга икенче тормыш бирик" акциясендә яңачишмәлеләр бик теләп катнашалар. Үткән ел безгә байтак китап бүләк иттеләр. Мисал өчен, Лаптевлар гаиләсе рус классикасы, чит ил әдәбиятыннан 100 данәдән артык китап алып килде. Һәм быел да кешеләр китаплар алып киләләр.Дәреслекләрне без 2010 - 2016 елда чыгарганнарын кабул итәбез. Мәктәпне тәмамлап киткән укучылар безгә өйләрендә булган дәреслекләрне, әдәби китапларны китерәләр. Укучыларның әти-әниләре дә байтак китаплар бүләк итәләр. Безнең фонд, бигрәк тә кечкенә сыйныфлар өчен, фәкать безнең балаларыбыз һәм аларның ата-аналары хисабына гына тулылана, безнең башка чыганак юк. Һәм моның өчен без аларга бик тә рәхмәтле. Китапларны хәзер дә, теләсә кайсы вакытта китерергә мөмкин, без аларны бик теләп кабул итәчәкбез.
Үзәк китапханәдә Резидә һәм аның улы Алмаз Фәйзуллинның бүләкләрен шатланып кабул иткәннәр. Әйтергә кирәк, бүләк итүче кечкенә малай үзе дә укырга бик ярата, "Укучының мәдәни көндәлеге"н тутыруга җитди карый икән. Үткән ел ул әти-әнисе белән Татарстандагы дистәләгән музейда, күргәзмәләрдә, кызыклы истәлекле урыннарда булган. Әти-әнисе уллары белән бергә республиканың истәлекле урыннары белән танышу өчен махсус ял (отпуск) алганнар. Кыскасы, әнисе дә, әтисе дә - "молодецлар": улларына туган якның мәдәни байлыкларын күрсәткәннәр. Шуның өчен аларны "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган программа кысаларындагы "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендә җиңүче дип таныдылар, ә Алмазның мәдәни көндәлеге мәдәни урыннарда булучылар саны буенча районда 1 урынны яулаган.
Китаплар бүләк итү - бусы да әлеге гаиләнең югары мәдәниятле булуын чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев