Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ункөнлек старт алды

Өлкәннәр көнендә Яңа Чишмәдә Картлар йортында бәйрәмгә багышланган чаралар узды.


Петропавел авыл мәдәният йорты ансамбле халыкка концерт бүләк иткән. Бу артистлар әби-бабайларны моңлы тавышлары, матур халык җырлары, биюләре белән һәрвакыт куандыра. «Кайгырту» үзәге интернат-йортта яшәүчеләр өчен хәйрия чәчтараш хезмәтләре оештырган.
«Кайгырту» үзәге каршындагы «Звезда» волонтерлар отряды Картлар йортында булганнар, барысын да бәйрәм белән котлаганнар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганнар. Алар һәркем янына кереп, җылы сүзләр әйтеп, матур шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Мондый шәхси котлау барысына да ошаган, чөнки урын өстендә ятучы авыруларга аеруча игътибар һәм ярдәм кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X