Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ватан турында истәлек

Рәсәй көне алдыннан Яңа Чишмәдәге Картлар йортында яшәүчеләр Акбүре авылындагы музейда булдылар.

- 12 июньдә без илебез өчен мөһим бәйрәм - Рәсәй көнен билгеләп үттек. Ил буенча бәйрәм концертлары, йөрешләр, театраль күренешләр оештырылды, салют залплары бирелде. Безнең интернат - йортта да шушы көнгә туры китереп бәйрәм чарасы уздырылды, - дип хәбәр итте безгә өйгә барып хезмәт күрсәтү белгече Гүзәлия Мостафина.
Шуларның берсе - Акбүре авылындагы мирас музеена сәяхәт булды. Бу авыл бездә яшәүче Хәлил Мортазинның туган авылы, бу сәфәребез аның өчен дә бик мөһим булды. Өлкән яшьтәге кешенең бу хисен зур елгага тиңләп була: бар да аның чыганагы , кечкенә генә чишмәсеннән башлана һәм олы мәхәббәт булып җитешә, ул исә Ватан дигән бер сүзгә кереп бетә. Туган нигез, туган туфрак кешенең җанын җылыта һәм тормыш юлын яктырта.
...Музей директоры Вәсил Вәлиуллин безне бик җылы каршылады, туган авылы, танылган якташлары, кече Ватанының чишмә башы турында күп нәрсә сөйләде, күрсәтте. Хәлил абый өчен сюрпризлар байтак булды: әтисенең фоторәсеме, аның нәсел тарихы, әти-әнисенең музейда сакланган әйберләре аны тетрәндерде. Авыл клубы мөдире һәм китапханәче шигърият минутлары оештырып, безгә матур шигырьләр укыдылар, аннан әңгәмә кордылар һәм Акбүре авылыннан чыккан авторларның китапларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев