Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ветераннар палатасына бүләк

8 апрельдә Яңа Чишмә РҮХнең ветераннар палатасының берсендә яңа микродулкынлы мич пәйда булды. Бу бүләк терапия бүлегендә дәваланучы сугыш ветераннары өчен, аны "Кадерле ветераныбыз" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясе ясады. Микродулкынлы мичне тантаналы шартларда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова һәм "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия"се җитәкчесе...

8 апрельдә Яңа Чишмә РҮХнең ветераннар палатасының берсендә яңа микродулкынлы мич пәйда булды. Бу бүләк терапия бүлегендә дәваланучы сугыш ветераннары өчен, аны "Кадерле ветераныбыз" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясе ясады.
Микродулкынлы мичне тантаналы шартларда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова һәм "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия"се җитәкчесе Светлана Мартышова кулдан - кулга тапшырдылар, бу көнне алар Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталарда булдылар.
РҮХдә андый палата ике: хирургия һәм терапия бүлекләрендә. Аларда пациентлар өчен бөтен шартлар тудырылган: телевизоры, суыткычы һ.б. бар.
Бердәмрәсәйлеләр хирургия бүлегендәге палатада дәвалануда булган сугыш ветераны, яңачишмәле 94 яшьлек Татьяна Бронникованың хәлен дә белделәр. Ул сугыш беткәнче сугышта катнашып, шәфкать туташы булып эшләгән. Аның янына кереп, хәлләрен белеп, аралашканнан соң, аңа күчтәнәч тапшырып, тизрәк савыгуын теләделәр. Үз чиратында Татьяна Григорьевна һәм әнисен караучы кызы Наилә үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев