Яңа Чишмә Интернат-йортка хәйрия ярдәме күрсәтелгән
Хәйрия

Яңа Чишмә Интернат-йортка хәйрия ярдәме күрсәтелгән

Яңа Чишмәдәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты йокы җиһазлары (караватлар һәм карават янына куела торган тумбочкалар) белән яңартылды, - дип сөенечләре белән уртаклаша Интернат-йорт директоры Залина Лизунова.

«Безнең Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр исеменнән мин «Шешмаойл» АҖ генераль директоры Рөстәм Шәфәгатъ улы Тәхауетдиновка бүлмәләрдәге җиһазларны яңартуы өчен зур рәхмәт белдерә.  Сез күрсәткән ярдәм әби-бабайларга тагы да уңайлырак яшәргә һәм ял итәргә ярдәм итәчәк. Игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт.  Сезгә нык сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телибез!


Нет комментариев