Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Яңа Чишмәдә район ифтар мәҗлесе

Яңа Чишмә мәчетендә ифтар ашы үткәрелде, аны район үзәгендә яшәүче Ринат һәм Кадрия Фәсаховлар, Ришат һәм  Резидә Билаловлар гаиләләре оештырды.


Ифтар ашында ураза тотучы байтак яңачишмәле катнашты.  Авыз ачар алдыннан безнең районга Төркиядән килгән ислам эшлеклесе Али Ихсан Эсги Коръәннән сүрәләр укыды.  Кичке намаздан соң сый-нигъмәт  тулы өстәлләр артында ифтар ашы үтте.
Шуннан соң районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов уразаның мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйләде, ифтар ашын оештыручы Фәсаховлар һәм Билаловлар гаиләсенә рәхмәт белдерде. Ифтардан соң тәравих намазы укылды.
Азат МУСИН. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев