Яңа җиһазлы булдык
Район башлыгы В.М. Козлов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ч.У. Мәхмүтов булышлыгы белән Р.Э. Купкенов җитәкләгән "Транснефтепродукт" ҖЧҖ Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка тернәкләндерү җиһазы сатып алырга 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде - хәйрия ярдәме күрсәтте. Шушы акчага интернатта яшәүче урын-җир өстендә калган авыру кешеләргә төрле җайланмалары һәм...
Район башлыгы В.М. Козлов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ч.У. Мәхмүтов булышлыгы белән Р.Э. Купкенов җитәкләгән "Транснефтепродукт" ҖЧҖ Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка тернәкләндерү җиһазы сатып алырга 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде - хәйрия ярдәме күрсәтте. Шушы акчага интернатта яшәүче урын-җир өстендә калган авыру кешеләргә төрле җайланмалары һәм махсус матраслары тулаем заманча ике функциональ карават сатып алынды. Шулйа ук ятып кына тора торган, аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр һәм инвалидларны ваннада юындыруны җиңеләйтү өчен махсус кәнәфи сатып алынды. Пульт белән идарә ителүче, электр приводлы заманча уңайлы массаж өстәле алу да - зур сөенеч.
Процедуралар үткәндә өстәмә уңайлыклардан файдаланган өлкәннәр, инвалидлар, хезмәтләре азга булса да җиңеләя төшкән хезмәт күрсәтүче персонал һәм шәхсән үз исеменнән В.М. Козловка, Ч.У. Мәхмүтовка һәм Р.Э. Купкеновка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телибез.
Михаил ДЕМИДОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев