Яңачишмәлеләр Минзәлә балалар йортында
14 ноябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Семеняк җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Минзәләдәге балалар йортына барды.
Делегацияне "Полянка" сәламәтләндерү лагерында каршы алдылар. Төрле яшьтәге 59 ятим бала кунакларны актлар залында көтә иде. Аларның йөзләре яңа очрашу шатлыгыннан балкып торды, чөнки яңачишмәлеләрнең монда икенче тапкыр килүләре. Валентина Семеняк балаларны һәм педагогларны кунаклар белән таныштырды, барысына да уңышлар теләде һәм тәм-томнар өләште. "Шешминка" хореография ансамбле "Ярминкә" биюе белән концерт программасын ачып җибәрде. Аннан соң Мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Кирюшова җылы каршылаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде, балаларга саулык-сәламәтлек теләде һәм тәмле бүләкләр тапшырды. Алга таба программаны Мәдәният йорты хезмәткәрләре дәвам итте - сәхнәгә яңгырап торган музыка тавышына ритмлы хәрәкәтләр белән Убырлы карчык белән Кощей чыкты. Әлеге сәхнәләштерелгән тамаша балаларга бик ошады. Алар конкурсларда актив катнаштылар, әкият геройлары белән бергә биеделәр.
Программа барышында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева, "Кайгырту" ХСХКҮ директоры Татьяна Порецкая, опека һәм попечительлек буенча бүлекнең әйдәп баручы белгече Жанна Черняк, "Олимп" спорт комплексы директоры Татьяна Кумпан, КДН һәм балаларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Илсия Шәмсиевалар үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм балаларга бүләкләр тапшырдылар. Яңа Чишмә "Пенсионерлар союзы" рәисе Анастасия Козлова да балалар өчен бүләкләр җибәргән иде. Шулай ук "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында чыккан мөрәҗәгатькә бердәнбер колак салучы Чаллы Башы мәктәбенең физкультура укытучысы Марс Әхмәтовның да бүләкләре тапшырылды. Концерт программасы ахырында артистлар Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар җыр башкардылар, балаларны төрледән-төрле җиләк-җимешләр белән сыйладылар.
Балалар йортының укытучылар коллективы Яңа Чишмәдән килгән кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, район башлыгы Вячеслав Козловка күрсәтелгән ярдәм һәм бик матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
Светлана
МАРТЫШОВА,
"Кайгырту" ХСХКҮнең социаль педагогы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев