Ятимнәрне һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүдә республика программасы буенча Яңа Чишмә районында тагы ике торак сафка бастырылды.
Йортлар яңа "Западный" микрорайонында Тукай урамында төзелгән, 13 һәм 21 нче номерлы. Аларның гомуми мәйданы 42 кв. метрдан аз гына артыграк, һәр йортның смета бәясе 1 млн. сумнан артык. Йортлар төзелеше подрядчысы "Төзүче" ҖЧҖ иде.
Йортларга җылы бирелгән (2 контурлы пар казаннары), җылы һәм салкын су бар, газ плитәләре, ут тоташтырылган, йорт янында зур булмаган мунча, шулай ук хуҗалык кирәк-яраклары өчен сарай да төзелгән. Әлеге йорт ияләре - ятимнәр: Сөлчәбаш поселогыннан Равил Шәйдуллин һәм Красный Октябрьдән Светлана Быкова (рәсемдә). Булачак тораклары белән танышкан көндә алар өйләренең һәр почмагын карап әйләнделәр, төзүчеләргә кайбер кимчелекләрне дә әйттеләр, алар якын араларда бетереләчәк. Документларны рәсми- ләштерү процедурасыннан соң йорт хуҗаларына яңа өйнең ачкычлары тапшырылачак. Светлана әлегә Чистайда укый, укуын тәмамлагач Яңа Чишмәдә яшәргә һәм эшләргә ниятли (хәзер инде аның үз өе бар), Равил Түбән Камада эшкә урнашкан һәм әлегә үзенең торагын туганнарына биреп торырга уйлый.
Район башлыгы урынбасары Валентина Семеняк яңа өй хуҗаларын тораклы булулары белән җылы котлады, ә опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Миләүшә Хөснуллина аларга торакка документларны рәсмиләштерү тәртибен аңлатты.
Азат Мусин. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев