Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү турында

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үзенә үзе хезмәт күрсәтү сәләтен, мөстәкыйль хәрәкәтләнүен тулысынча яки өлешчә югалткан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш (яшәү) шартларын яхшырту максатларында һәр муниципаль районда өйгә барып социаль-көнкүреш, социаль-медицина һәм социаль-хокукый хезмәтләр тәкъдим итүче Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче комплекслы үзәкләр эшләвен хәбәр итә. Гражданинны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану турындагы карар гражданинның яшәү урыны буенча социаль яклауның территориаль органы тарафыннан кабул ителә.
Әгәр дә сез өлкән яшьтә булып һәм ( яки) сәламәтлегегез аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйсыз, ялгыз яки туганнарыгыздан (яки башка шәхесләрдән) тиешле тәрбия күрмисез икән, яисә өлкән яшьтәге гражданинның ярдәмгә мохтаҗлыгы турында белсәгез, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Яңа Чишмә районындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез.
Социаль яклау бүлегенең адресы: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт. Тел.: 2-27-91, 2-20-15
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге: Яңа Чишмә авылы, Май урамы, 8 йорт.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең
тел.: 2-29-37

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев