Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Җылы оекбашлар“ җылытачак

Изге Пармен, Чистай һәм Түбән Кама епископының фатихасын үтәп, епархиянең барлык благочиниеләрендә Пасха бәйрәме алдыннан "Җылы оекбашлар" дип аталган хәйрия акциясе үтәчәк.

Чиркәүләр әлеге изге эшкә кушылды - дин әһелләре һәм мәхәллә активистлары, шушы язгы көннәрдә кайгыртучанлык күрсәтеп, аякларын гына түгел, җаннарын да җылытсын өчен өлкән һәм ялгыз кешеләргә тапшыру өчен җылы оекбашлар җыюны игълан иткәннәр. Чөнки үткәрелә торган һәр хәйрия чарасында иң мөһиме - кешеләрнең катнашуы һәм мәхәббәтләре, хөрмәт итүләре (өлкән яшьтәгеләр кайчакларда болардан мәхрүм кала).
Оекбашларны тапшыру өчен Картлар йортына Яңа Чишмә чиркәве башлыгы, благочинный Симеон атакай килгән.
- Окбашлар тапшыру җылы шартларда узды. Безнең Картлар йортында 47 кеше яши. Өлкән яшьтәге һәр кешегә бүләккә, батюшка тарафыннан изге сүзләр әйтелеп, җылы оекбашлар тапшырылды, - дип сөйләде безгә Картлар йорты директоры Наталья Шилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев