Районда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия акциясе дәвам итә, әлеге чара мәктәпне тәмамлаучы байтак укучыларда теләктәшлек таба.
Бүгенгесе көндә үз мәктәпләренә ярдәм итүчеләр: Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов (Акбүре мәктәбе өчен буяу сатып алган), РҮХ баш табибы Рәфис Вафин үзенең туган Зирекле лицеена 5 мең сум акча биргән, 1976 елда Петропавел мәктәбен тәмамлаучылар мотоблок һәм принтер бүләк иткәннәр, Хәлимә Сәүбәнова Акъяр мәктәбе өчен буяу сатып алган, Екатерина Бистәсе һәм Тубылгы Тау мәктәпләренең педагогик коллективлары үзләренең мәктәпләренә финанс ярдәме күрсәткәннәр, 2017 елда Ленино мәктәбен тәмамлаучылар принтер бүләк иткәннәр.
Нет комментариев