Соңгы елларда безнең республикада "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" дип аталган акция үткәрү күркәм традициягә әверелде. Аны үткәрүнең максаты - мәктәпләргә ремонт ясауда һәм җиһазлар белән тәэмин итүдә хәйрия ярдәме күрсәтү.
Җәйге каникул чорында сыйныф бүлмәләрендә (әлбәттә, ата-аналар ярдәмендә) косметик ремонт ясала, тик, шулай да байтак проблемалар әле кала, аларны меценатлар ярдәменнән башка хәл итеп булмый.
2016 елда район мәктәпләренә күрсәтелгән ярдәм 1 млн. сум тирәсе тәшкил иткән иде, ә агымдагы елда 1 млн. 11 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
Нигездә, ремонт эшләренә буяулар һәм төзелеш материаллары сатып алуда һәм мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә ярдәм күрсәтелә.
Быел түбәндәге мәктәпләр иң зур хәйрия ярдәме алдылар:
Ленино мәктәбе - 313700 сум.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы -121700 сум.
Яңа Чишмә гимназиясе - 114000 сум.
Волчья Бистәсе мәктәбе - 89100 сум.
Петропавел мәктәбе - 85980 сум.
Иң күп акча кертүче иганәчеләр: "ШешмаОйл" ИК гендиректоры Р.Ш. Тәхауетдинов (100 мең сум), ТР Дәүләт Советы депутатлары Ш.Г. Яһудин (50 мең сум) һәм М.Г. Хөснетдинов (40 мең сум), "Ямашнефть" НГДУ начальнигы В.В. Смыков (50 мең сум), "ШешмаОйл" ААҖ (100 мең сум) һәм "Ямашнефть" НГДУ (59500 сумга проектор һәм экран).
Шулай ук әлеге акциядә катнашкан район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә дә олы рәхмәт белдерәбез.
Алар арасында: район башлыгы В.М. Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе Р.Р. Фәсахов, район башлыгы урынбасары Н.И. Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары В.Н. Семеняк һәм Р.Х. Габетдинов, АҖ башлыклары Ф.Ф. Исмәгыйлов (Тубылгы Тау), И.Г. Гаризов (Шахмай), Н.А. Сердюк (Архангел), Җ.М. Җәләлетдинов (Акбүре), РМБ начальнигы һәм аның урынбасары А.Л. Еронтьев һәм А.Б. Улитин, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Иванов, райгаз начальнигы В.А. Дунаев, район Советының оештыру бюүлеге начальнигы Е.В. Холина, ЗАГС бүлеге начальнигы А.Р. Миръякупова, РҮХ баш табибы Р.С. Вафин, район Советының бухгалтер исәбе бүлеге начальнигы Г.И. Җамалетдинова, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Н.В. Попкова, Контроль-хисап палатасы рәисе Р.А. Губкин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы О.А. Лаврентьева, район башкарма комитетта эшләр белән идарә итүче М.Д. Губкина, район башкарма комитетта кадрлар секторы мөдире Л.А. Савельева, административ комиссия секретаре Т.В. Васильева, Екатерина АҖ секретаре Е.В. Финагентова.
Александр Еронтьев,
район мәгариф бүлеге начальнигы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев