Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Зирекле музеенда шигырь бәйрәме

26 апрель көнне Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее кабат районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучыларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, җирле шагыйрьләрне үзенә - бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан 13 нче мәртәбә үткәрелгән Туган тел бәйрәменә җыйды.

Чара Зирекле авылыннан, әфганчы, бүгенгесе көндә Әлмәт районы Токарликово хуҗалыгы генераль директоры Наил Лотфуллин тарафыннан махсус балаларга дип алып кайткан 61 китап бүләк итүдән башланып китте.
Тукай иҗаты белән бәйләп укучылар бүгенгесе көндә актуаль булган экология темасына да шигырьләр язганнар.
Кереш сүз белән чыгыш ясаган Мидхәт ага Зирекле авылы "Йолдыз" балалар бакчасыннан килгән 5 яшьлек Ясминә Хәмәтвәлиеваны кулына алып, Тукаебызга багышланган шигырен тыңлатты. 6 яшьлек Шакирова Хәят "Бишек" җыры башкарды. Акбүре мәктәбе укучылары Тукай тормышын чагылдырган сценарий белән чыгыш ясадылар. Аны татар теле укытучысы Гүзәл Харисова улы Раил белән башлап җибәрде. Раил исә үзе язган шигырьләрен дә укыды. Җәмил Җәләлетдинов Сибгат Хәкимнең "Чишмә" шигырен сайлаган. Бу көнне 5 яшен тутырган, чын татар киемендә, Акбүредән килгән Әскәр Насыйров, урындыкка басып, Тукайның "Пар ат"ын сөйләп, кунакларны таң калдырды.
Тубылгы Таудан Миначева Айсинә, Хөсәенова Рәмизә, Гамируллина Фәридә, Яңа Чишмә гимназиясеннән Илназ Котлыәхмәтов, Шахмайдан Р.Галәветдинова, Зирекледән Сәлимова Алинә, Гаффарова Илизә, Ленино мәктәбеннән Кәримова Гөлназ, Гәрәева Гөлинә үзләренең шигырьләрен укыдылар. Әдәмсәдән Г.Әхмәтова Габдулла Тукайның "Театр" шигырен, Зирекле лицееннан Динә Хәлиуллина беренче татар театры артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина - Волжскаяның "Тукай турында истәлекләр"ен сөйләп таң калдырды. Шулай ук "Карт артист монологы"н - Шахмай укучысы Тимур Саттаровны тыңлап, үзебезне театрда утыргандай хис иттек. Юкка гына конкурсларда катнашып, республикада призлы урыннар алмый икән алар! Афәрин, балалар!
Нәфис Хөснетдинов исә үзе язган чәчмә әсәрен бик үзенчәлекле итеп укыды. Нәфис Бөтенрәсәй яшь талантлар конкурсында катнашып зур уңышка ирешкән, "Илһам" китабында аның "Тормыш биргән сабак" хикәясе урын алган.
Район мәгариф бүлеге методисты Гөлчәчәк Нурхамәтова укучыларның ирешкән уңышлары белән таныштырды, аларны котлады, дипломнар тапшырды.
Җирле шагыйрә Лилия Фәттахова чыгышы да бик матур булды, аның уңышлары, республика газета-журналларында басылган әсәрләре турында Мидхәт абыебыз кыскача аңлатма бирде. Лилиянең кызы Ләйлә әнисенең "Кояш" шигырен укыды.
Ленино мәктәбеннән Зөлфия Хәсәнова, Акъярдан Миләүшә Халикова һәм Зирекле авылы шагыйрәсе Кадрия Гатина да үзләренең иҗат җимешләре белән укучылар алдында матур чыгыш ясадылар.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин үз чыгышында 22 апрельдә булып узган Татарстан Халыкларының III съезды турында сөйләде. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм музей хезмәткәрләренә рәхмәтен белдереп, ул яңа билгеләнгән музей директоры Лидия Лотфуллинага киләчәктә дә эшендә уңышлар теләде. Бәйрәм сый-нигъмәт тулы өстәлләр янында дәвам итте.
Миләүшә Халикова, Акъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев